2018 елның 22 июнендә 10 сәгатьтә Инспекциянең киңәшмәләр залында (Казан ш., Зур Кызыл урамы, 15/9, 3 кат) «Хезмәткәрнең үз-үзен коррупциягә каршы тоту стандарты» темасы буенча видеоконференция режимында семинар узачак.
Киңәшмә кысаларында хокук идарәсенең юридик бүлеге башлыгы Лилия Булатованың һәм коррупциячел һәм башка төр хокук бозуларны профилактикалау өчен җаваплы зат Алсу Игнатьеваның чыгышлары планлаштырыла.
Тулырак мәгълүмат ТР ДТКИ рәсми сайтындагы “Коррупциягә каршы көрәш. Коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча докладлар, боерыклар, күзәтүләр, статистик һәм бүтән төрле мәгълүматлар» бүлегендә урнашкан (http://gsn.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_1099039.pdf).