Василий Кудряшов ягулык-энергетика комплексы һәм торак-коммуналь хуҗалык оешмаларының эш йомгакларына багышланган Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында катнашты

2018 елның 31 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында 2017/2018 елда ягулык-энергетика комплексы һәм торак-коммуналь хуҗалык эше йомгакларына һәм 2018/2019 елларда җылыту сезонына әзерлек бурычларына багышланган Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, торак-коммуналь комплексның һәм энергетика предприятиеләренең оешкан эше нәтиҗәсендә 2017/2018 елларның көзге-кышкы чорына әзерлек, нигездә, билгеләнгән срокларда тәмамланган.

«Дәүләт торак инспекциясе үткән җылыту сезонында 1766 объектны тикшерде, 103 физик вазыйфаи зат һәм 47 юридик зат җаваплылыкка тартылды», - диде ТР Премьер-министры.

Үткән елгы җылыту чорының үзенчәлеге – Казанда индивидуаль җылыту пунктларына (ИҖП) күчү программасын гамәлгә ашыру турында карар кабул итүдә. 924 күп фатирлы йорт һәм 164 социаль объект ИҖП күчерелгән.

Икенче күләмле бурыч –Урыссу ГРЭСын ликвидацияләүгә бәйле рәвештә, Газлаштыру фонды тарафыннан Ютазы районының Урыссу поселогында җылылык белән тәэмин итү схемасын үзгәртү эше булды. Күпфатирлы йортларда 2 мең 910 фатир, 82 шәхси йорт һәм 23 бюджет учреждениесе ИҖП күчерелгән.

Төп нотык белән Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, 2017 елда җылыту сезоны 2017 елның 25 сентябрендә башланган һәм 2018 елның 18 маенда тәмамланган. Уртача җылыту чоры 235 көн тәшкил иткән.  

Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, җылыту чоры зур аварияләрсез узган. 2017/2018 ел җылыту сезоны вакытында 193 зур авария туктатылган, бу, үткән елның шушы чорына карата, 72 очракка артык.     

«2018 ел безнең өчен күчеш чоры булды. Бердәм исәпләү үзәге булдырылды, аның бурычы – халыктан җыелган акчаларның ресурсларны җибәреп торучыларга турыдан-туры күчерелүен тәэмин итү. Шулай ук 2018 елда РФ Торак кодексына үзгәрешләр кертелде, алар буенча кулланучылар һәм ресурс белән тәэмин итүче оешмалар арасында турыдан-туры шартнамә төзү мөмкинлеге тудырыла», - диде министр.

Утырышта шулай ук Ростехнадзорның Идел буе идарәсе җитәкчесе Борис Петров, «Татэнерго» АҖ генераль директоры Рәүзил Хаҗиев, «Челтәр компаниясе» ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев һәм республика  муниципалитетлары вәкилләре чыгыш ясады.

Җылыту сезонына әзерлек – бик четрекле эш, ул барлык структуралардан системалы якын килүне таләп итә, диде Рөстәм Миңнеханов. «Кышка әзерлек – беренче номерлы мәсьәлә. Монда вак нәрсәләр юк. Бу – республика гражданнарының яшәеш эшчәнлеген тәэмин итү. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, республикада күп мәсьәләләр буенча нәтиҗәле эш оештырылды. Әмма бу бер көндә генә башкарыла торган нәрсә түгел – әлеге мәсьәләләр белән системалы рәвештә шөгыльләнергә кирәк», - диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов Ростехнадзорның Идел буе идарәсе җитәкчесе Борис Петровның республикада җылыту сезонына әзерлек чорында укыту семинарлары уздыру турындагы тәкъдимен хуплады. «Муниципаль берәмлектә көзге-кышкы чорга әзерлек буенча киңәшмә яисә сессия уздырырга кирәк. Шул чараларда Ростехнадзор белгечләре, хисап тотып кына калмыйча, булган проблемларга да басым ясарга тиеш. Бу эш файдалы булачак», - диде ТР Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов шулай ук торак-коммуналь хезмәт күрсәтү өчен түләүләр буенча бурычларны киметү зарурлыгын, урыннарда түләүләрне җыю эшен активлаштырырга кирәклеген дә билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International