2018 елның 25 маенда Лаеш шәһәрендә Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгының беренче урынбасары Илфарт Сафиуллин җитәкчелегендә киңәшмә узды. Утырыш эшендә хокук идарәсе башлыгы Шамил Рәимов һәм төгәлләнгән төзелеш объектларын кабул итүне күзәтү бүлеге башлыгы Инна Кәримова катнашты. Чара Инспекция хезмәткәрләре өчен күзәтчелек эшчәнлеген гамәлгә ашыру өлешендә оештыру мәсьәләләрен аңлату максатында үткәрелә.