24-27 апрель көннәрендә “ВолгаСтройЭкспо” 23 нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе узачак. Күргәзмә төзелеш тармагындагы алдынгы җитештерүчеләрнең һәм тәэмин итүчеләрнең яңа әйберләре белән танышу, сату базарларын киңәйтү, яңа тәэминатчыларны табу, төзелеш тармагын үстерүдәге актуаль мәсьәләләр хакында коллегалар белән сөйләшү, бизнес партнерлыкны җайга салу һәм ныгыту өчен мөмкинлек бирүче нәтиҗәле эш мәйданы булып тора.