2018 елның 5 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан “Салават күпере” микрорайонындагы 10-3 номерлы йорт Проект документларына һәм техник нормаларга ярашлылык турында бәяләмә белән расланды. Йортта 18 кат, 425 фатир бар, фатирларның гомуми мәйданы – 25 122,8 кв.м.
Йортны төзүче-инвестор булып “ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды” коммерциясез оешмасы катнашты. Техник заказчысы булып Казан шәһәре Башкарма комитетының Капиталь төзелеш һәм үзгәртеп кору идарәсе тора, подрядчысы – “ГрэйтСтрой” ҖЧҖ.