Аварияле торактан күченүчеләр өчен ике йорт төзелеше тәмамланды

2018 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

Яшел Үзәндә "Өмет күле" микрорайонының Карл Маркс урамы буенча 3 номерлы 79 фатирлы торак һәм "Ярымташчыклар" микрорайонының Гагарин урамы буенча 176 фатирлы торак йорт төзелеше тәмамланды.

Әлеге торакларның яңа хуҗалары булу бәхете аварияле торактан күченүчеләргә елмаячак. Бу йортлар 2018 елның 9 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан Ярашлылык турында бәяләмәләр белән расланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International