ЕАИБнең төзелеш нормалары һәм кагыйдәләре турындагы килешүенә өстәмәләр килештерелде

2017 елның 23 ноябре, пәнҗешәмбе

Евразия икътисади берлеге (ЕАИБ) турындагы килешүнең Төзелештә техник җайга салу хакында кушымтасына үзгәрешләр кертергә тәкъдим ителде. Төзәтмәләр проекты турында фикер алышу ЕАИБ әгъзасы булып торучы вәкаләтле дәүләтләр вәкилләре – “Биналар һәм корылмаларның, төзелеш материаллары һәм эшләнмәләрнең куркынычсызлыгы турында” техрегламентны төзүдә катнашучылар белән берлектә Эш төркеме утырышында булды. Утырыш 23 ноябрьдә Россия Федерациясенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Хәмит Мәүлияров рәислегендә Мәскәү шәһәрендә узды.

Хәмит Мәүлияров кереш сүзендә билгеләп үткәнчә, ЕАИБнең техник регламенты төзелеш өлкәсендә бердәм икътисадый пространство булдыру өчен төп документка әйләнергә тиеш. ЕАИБнең техрегламенты проектын алга таба карау һәм раслауны тоткарлаучы фактор булып, ЕАИБнең техрегламенты проектында бу регламент таләпләрен үтәү өчен күздә тотылган норматив документлар төрләренең (төзелеш нормалары, кагыйдәләр җыелмалары һәм стандартларның) һәм ЕАИБнең техрегламентларының ЕАИБ турындагы килешүдәге таләпләрен үтәү өчен билгеләп куелган документлар төрләренең (стандартларның) тәңгәл килмәве танылды. Россия экспертлары фикеренчә, дәүләтләрдә кулланыла торган төзелеш өлкәсендәге норматив документларны бердәм рәвешкә китерү зарур. “Шушы эш кысасында Евразия икътисади берлеге турындагы килешүнең 9 нчы номерлы кушымтасына “Берлекнең төзелеш нормалары” һәм “Берлекнең төзелеш кагыйдәләре” дигән яңа төшенчәләр кертергә тәкъдим ителде”, – дип билгеләп үтте министр урынбасары.

“Берлекнең төзелеш нормалары” ул – ЕАИБ әгъзасы булып торучы дәүләтләрнең төзелеш өлкәсендәге башкарма хакимият органнары җитәкчеләренең уртак карары белән кабул ителгән документлар, аларда биналар һәм корылмаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендә мәҗбүри нигездә куллану өчен каралган таләпләр язылган. “Берлекнең төзелеш кагыйдәләре” – ихтыяри нигездә куллану өчен каралып, Берлекнең техник регламентлары һәм Берлекнең төзелеш нормалары таләпләренә ирешү ысулларын билгеләүче техник кагыйдәләр һәм проектлау чишелешләре, шулай ук инженерлык тикшеренүләре, биналар һәм корылмаларны проектлау, төзү яки эксплуатацияләү процедуралары язылган документ.

Икенче тәкъдим – беркетмәне Берлекнең төзелеш нормаларын – мәҗбүри нигездә, ә Берлекнең төзелеш кагыйдәләрен һәм дәүләтара стандартларны ихтыяри нигездә куллану турындагы пункт белән тулыландырырга.

Эш төркеменең карары, ЕИК коллегиясе утырышында карап тикшерү һәм аннан соң дәүләт эчендә килештерү үткәрү өчен, Европа икътисад комиссиясенә җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International