Биналарның һәм корылмаларның куркынычсызлыгы турындагы техрегламентка үзгәрешләр проектын көзен Дәүләт Думасына кертү планлаштырыла

2017 елның 25 октябре, чәршәмбе

Объектларны проектлау һәм төзүгә карата таләпләр зарури тәртиптә Россиянең Төзелеш министрлыгы белән килештереләчәк. “Биналарның һәм корылмаларның куркынычсызлыгы турында техник регламент” турында 384-ФЗ номерлы Федераль законга һәм Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексына үзгәрешләр кертә торган тиешле закон проектын көзен Дәүләт Думасына кертү планлаштырыла.Бу хакта 25 октябрь көнне “Төзелештә техник җайга салу” V халыкара конференциясендә Россия Төзелеш министрлыгының Шәһәр төзү эшчәнлеге департаменты директоры урынбасары Александр Степанов сөйләде.

Аның сүзләреннән аңлашылганча, документ кызыксынган ведомстволар белән килештерүләрне узган инде һәм Россия Хөкүмәте Аппараты кисәтүләрен исәпкә алып эшләп бетерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International