Торак өчен билгеләнмәгән объектларны төзү өлкәсендәге процедуралар исемлеге 29 процедурага кыскартылды

2017 елның 10 октябре, сишәмбе

Россиянең Төзелеш министрлыгы тарафыннан әзерләнгән торак өчен билгеләнмәгән объектларны төзү өлкәсендәге процедуралар саны 2017 елда 29га кыскарган. Бу хакта 10 октябрь көнне Россиянең Төзелеш министрлыгында булып узган эш киңәшмәсендә ведомство башлыгы урынбасары Хәмит Мәүлияров хәбәр итте.

“Тулы исемлек Россиянең Төзелеш министрлыгы сайтында (сылтама) урнаштырылды, анда кайсы очракларда теге яки бу процедураның кулланылуы турында төгәл сурәтләнгән. Бу исемлек торак өчен билгеләнмәгән объектларны төзү буенча проектларны тормышка ашырганда килештерүләр санын шактый киметү мөмкинлеген бирәчәк”, – дип билгеләп үтте министр урынбасары.

Тулы исемлеккә 130 процедура кертелгән, ул ике бүлектән тора. Беренчесендә җир кишәрлегенә хокуклар бирүгә һәм, торак өчен билгеләнмәгән капиталь төзелеш объектларын инженер-техник тәэминат челтәрләренә (электр челтәрләренә) тоташтыру (технологик ялгау) шартнамәләрен төзеп, территорияне планлаштыру буенча документлар әзерләүгә, шулай ук архитектура-төзелеш ягыннан проектлауга бәйле процедуралар күрсәтелә. Моннан тыш, әлеге бүлеккә торак өчен билгеләнмәгән объектны эксплуатациягә кертүгә рөхсәт бирү, төзелгән объектка хокукларны дәүләт теркәвенә алу, энергия, җылылык, су, газ белән тәэмин итү һәм су бүлү шартнамәләре төзү белән бәйле процедуралар да кертелгән.

Икенче бүлектә субъектларның һәм муниципаль берәмлекләрнең территорияләрендә шәһәр төзү эшчәнлеген гамәлгә ашыру үзенчәлекләре белән бәйле процедуралар урын алган, ә атап әйткәндә: объектның архитектура-шәһәр төзелеше кыяфәтен килештерү турында карар, җир эшләрен үткәрүгә рөхсәт бирү, җир асты коммуникацияләренең һәм корылмаларының җыелма планы буенча проект документациясенең ярашлылыгы турында бәяләмә,  техник һәм саклык зоналарында эшләр үткәрүне килештерү, төзелеш калдыкларын урнаштыруга, биналарны һәм корылмаларны, шул исәптән грунтларны сүтүгә рөхсәт бирү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International