ЯҢАЛЫКЛАР


23
март, 2021 ел
сишәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә цифрлы трансформация буенча эшче төркемнең беренче киңәшмәсе булды, анда үзәк аппарат бүлекләре җитәкчеләре һәм республика буенча ведомствоның территориаль органнары җитәкчеләре катнашты. Чара Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе урынбасары Линар Фатыйхов рәислегендә узды.

Ул хәбәр иткәнчә, стратегик үсеш кысаларында ведомствода дәүләт хезмәте күрсәтү өчен цифрлы платформа эшләнәчәк. Элек кәгазь рәвештә күрсәтелгән дәүләт хезмәте 2023 елга электрон форматка күчереләчәк.  

Шулай итеп, Татарстан Республикасы төзүчеләре проект документларының туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсен Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы аша ала алачак. Шулай ук, онлайн режимында заявка калдырып, күпфункцияле үзкләрдә төзелешнең башлануы һәм тәмамлануы турында хәбәр бирү, ярашлылык турында бәяләмә бирү өчен гариза тапшыру мөмкинлеге дә булачак.

Яңа форматны гамәлгә кертү документлар тапшыру вакытын шактый киметеп, әлеге авыр процессны гадиләштерергә мөмкинлек бирәчәк. Бу контрольлек итүче органның эчке документ әйләнешен оптимальләштерергә, һәр төзүче оешма өчен гаризаларны һәм хәбәрләрне электрон рәвештә карау процедурасын оештырырга ярдәм итәчәк.

ТР ДТК инспекциясе җитәкчесе урынбасары Линар Фатыйхов искәртеп узганча, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездәү үстерү министрлыгы тарафыннан эшләнгән Татарстан Республикасының цифрлы трансформация концепциясенә таяна. Чаралар планы буенча, төзелеш тармагын цифрлы трансформацияләү цифрлы икътисадны формалаштыруның төп юнәлешләреннән берсе булып тора.

Объектларны төзи башлауга бәйле документларны рәсмиләштерү – катлаулы процесс, төзүче оешмада проект документларын электрон рәвештә чыгартып алуның техник мөмкинлеге булмаган очракта, Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы аша документларны кәгазьдә дә тапшыру мөмкинлеге кала.


2
март, 2021 ел
сишәмбе

Төньяк-Көнчыгыш территориаль орган инспекторлары, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең тикшеренүләр һәм сынаулар уздыручы территориаль органы белән берлектә, Яр Чаллы шәһәрендәге җәмигъ мәчете комплексы төзелешендә башкарылган эшләрнең сыйфатына күчмә тикшерү үткәрде. Үзенең архитектура чишелешләре белән уникаль корылма Автокала үзәгендә мэрия янында төзелә.

Бүгенге көндә төзелеп килүче мәчетнең алты блогының икесендә монолит тимер-бетон эшләре тәмамланган, параллель рәвештә ике манараның диварларын монтажлау эшләре бара. Якын арада барлык блокларда да кирпечтән бүлгечләр һәм тышкы диварлар өю планлаштырыла.

Проект документациясе нигезендә, гомуми мәйданы 6593 кв. метр булган комплекс колонналар һәм яннарында ике флигельле үзәк-гәмбәз бинасыннан торачак. Шулай ук проект буенча биредә дүрт манара каралган: икесе – 80 метр һәм икесе 60 метр биеклегендә. Мәчет эчендә гыйбадәт кылу зоналары, конференцияләр залы, никах уздыру бүлмәсе, ашханә, медпункт, 200 укучыга исәпләнгән мәдрәсәнең уку заллары урнашкан. Мәчет эш көннәрендә – 1700, бәйрәм көннәрендә 3200гә кадәр кешене сыйдыра алачак.

Моннан тыш, мәчеттә халыкның азмобильлекле төркемнәре өчен намаз уку буенча барлык шартлар да каралган. Шулай ук мәхәллә халкына уңайлы булсын өчен эчкә пассажир лифтлары да урнаштырылачак.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мәчет төзелеше 2010 елда башланган, бина халык ярдәме һәм Яр Чаллы предприятиеләренең актив катнашында торгызыла. Әйтик, хәзерге вакытта үзәк гәмбәз астындагы терәк боҗра өчен диаметры 19 метр булган тышчага Алабуга автомобиль заводында заказ биргәннәр, аның буенча эшләр түләүсез нигездә башкарыла.


21
декабрь, 2020 ел
дүшәмбе

Яңа ел алдыннан ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе «ТАССР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге тарихы» китабын тәкъдир итте. Аны тармак ветераннары бүләк итеп алда, чарада алар мәртәбәле кунак иде. Китап ТАССРның 100 еллыгына багышланган. 

Басмада быел 100 еллыгын билгеләп үтүче Республика тарихы белән тыгыз бәйләнгән ведомствоның гасырлык үсеше тарихы турында сөйләнә. Китап әлеге тарихны бәян иткән, тармак барлыкка килгән елларда эшләгән, үз бурычларын үтәгән – республикада төзелешнең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы сагында торган кешеләр хакында сөйли.

Китапны төзегәндә ТР Дәүләт архивы документлары, Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе архивыннан фотоматериаллар, тармак ветераннарының хикәяләре кулланылган. Китап ведомство хезмәткәрләре ярдәме белән җыелган һәм нәшер ителгән.

Очрашу ахырында кайбер ветераннар «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы» медальләре белән билгеләп үтелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International