Футбол стадионнарын проектлау буенча яңа кагыйдәләр үз көченә керде

2017 елның 17 августы, пәнҗешәмбе

Футбол стадионнарын проектлау буенча яңа кагыйдәләр (СП 285.1325800.2016) үз көченә керде. Документта футбол стадионнарына, аларның РФ территориясендә футбол матчларын үткәргәндә кирәкле булган һәм алардан иминлекле файдалануны тәэмин итә торган инфраструктурасына, архитектура-төзелеш һәм инженерлык чишелешләренә карата белдерелә торган минималь таләпләр билгеләнә.

Асылда, документта күләм-планлаштыру һәм конструктив чишелешләргә, инженерлык тәэминат системаларына, янгын куркынычсызлыгы тәэминатына, стадион территориясен зоналарга бүлүгә, уен зонасы параметрларына, тамашачыларның урын зурлыкларына, шул исәптән аз хәрәкәтләнүче халык төркемнәре өчен билгеләнгән урыннарга карата таләпләр бәян ителгән.

Кагыйдәләр җыелмасы составында спорт аренасының, җиңел атлетика спорт юлларыннан һәм секторларыннан тыш, футбол матчларын һәм укыту-күнекмәләр бирү процессын үткәрү өчен билгеләнгән биналары һәм корылмалары булган барлык футбол стадионнары категорияләренә (югары, беренче-бишенче) дә кагыла.

Яңа таләпләр футбол стадионнарының куркынычсызлык, функциональлек һәм уңайлылык дәрәҗәсен арттыра.

Кагыйдәләр җыелмасы "Сәнәгать биналарының һәм корылмаларының үзәк фәнни-тикшеренү һәм проект-эксперименталь институты" АҖ тарафыннан, биналарның һәм корылмаларның халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен үтемле булуына карата таләпләрне (СП 59.13330), шулай ук РФС, УЕФА һәм ФИФА таләпләрен исәпкә алып эшләнгән.

Документ Россия Төзелеш министрлыгына буйсынучы "Төзелештә ярашлылыкны нормага салу, стандартлаштыру һәм техник бәяләү буенча федераль үзәк" ФАУ (ФҮТ) һәм Техник комитет тарафыннан  ТК 465 "Төзелеш" стандртлаштыруы буенча экспертиза узган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International