"Г" – "ришвәтчелекнең географиясе"

2017 елның 15 августы, сишәмбе

Коррупциягә каршы сүзлек. Дүртенче бүлек.

Галифакс Джордж (1633-1695), инглиз сәясәтчесе, XVII гасыр: "Башкалар аның артыннан күзәткәндә, кеше үзен-үзе барыннан да яхшырак күзәтә".

Ганецкий Яков Станиславович (1879-1937), Пошльша һәм рус революционерлык хәрәкәте эшлеклесе, Латвиядә РСФСРның тулы хокуклы һәм сәүдә вәкиле, контрабанда һәм кыйммәтләр урлау белән шөгыльләнүче күренекле совет коррупционеры. 1937 елда атып үтерелә.

Ришвәтчелекнең географиясе –җәмгыятьтә коррупциянең таралуына бәйле тирәлекле-вакыт проблемаларын өйрәнүче белемнәр тармагы­.

Гоббс Томас (1588-1679), инглиз фәлсәфәсече, XVII гасыр: "Коррупция – барлык заманнарда һәм төрле ымсынуларда бөтен кануннарга җирәнгеч караш китереп чыгара торган тамыр ул".

Гоголь Николай Васильевич (1809-1852), Россия язучысы. Ришвәтчелек турында болай дип яза: "Ришвәт алуга бәйле намуссыз гамәлләр хәтта намуссыз булып тумаган кешеләр өчен дә зарурлык һәм ихтыяҗ барлыкка килү аркасында барлыкка килде".

"Зәңгәр манжетлар" – халыкка хезмәтләр күрсәтү буенча эшләр башкаручы, үзенең эш урыны буенча икътисадый хокук бозган шәхси эшкуарлар, шулай ук икътисад мөнәсәбәтләрендә катнашучы барлык субъектлар.­­­­

Татарстан Республикасы Дәүләт вазыйфасы­ – Татарстан Республикасы дәүләт хезмәте органнарындагы, шулай ук Татарстан Республикасы Конституциясе нигезендә төзелүче бүтән дәүләт оргннарындагы, шушы дәүләт органы вәкаләтләрен үтәү һәм тәэмин итү буенча билгеләнгән бурычларга бәйле, шушы бурычларны үтәгән өчен түләү алына торган һәм җаваплы вазыйфа.­­­­

Дәүләт юл рэкеты – Ю.В. Латов фикеренчә, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче органнардагы хезмәткәрләр тарафыннан штраф салу белән янап яисә чынлыкта булган юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен ришвәт түләүне таләп итү.­­

Дәүләт программасы. "Әгәр дә дәүләт программасын үтәү легитим максатларына ирешмәсә, ул вакытта анда каралган препоннар һәм чикләмәләр ришвәтчелек өчен уңдырышлы туфрактан кала бүтән бернәрсә дә барлыкка китерми. Программага төзәтмәләр кертү түгел, фәкать аннан җитди рәвештә баш тарту гына моннан чыгу юлы булып тора". Сьюзан Роуз-Аккерман, Йельск университеты профессоры. 2003 ел.

Коррупция корбаннарын төркемләү – коррупция корбаннарын танып белү буенча аларның типологиясен һәм классификациясен үз эченә алучы гомумфәнни метод.­­­

Коррупциячел җинаятьчеләрне төркемләү – ришвәтчелек буенча җинаять кылучыларны криминологик классификацияләү төре. Россия терминологиясендә, кылына торган җинаятьләргә карап, коррупционер, корруптер, контрадиктор һ.б. кебек коррупциячел җинаятьчеләр төркемнәре аерып чыгарыла.­­­­­

Гуковский Исидор, РСФСРның Эстониядәге тулы хокуклы һәм сәүдә вәкиле, ХХ гасырның атаклы совет коррупционеры, эре "чигенешләр" һәм мошенниклыклар белән дан казанган. 1921 елда вафат була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International