2017 елның 7 аенда ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе тарафыннан 2408 тикшерү үткәрелде

2017 елның 14 августы, дүшәмбе

2017 елның гыйнвар-июль айларында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе белгечләре тарафыннан төзелә торган объектларда 2408 тикшерү үткәрелде, алар нәтиҗәсендә төзелеш оешмаларына ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында 757 күрсәтмә бирелде. Шулай ук административ хокук бозулар турында 762 беркетмә төзелде, гомуми 14,199 миллион сумлык штрафлар салынды.

Бүгенге көндә Инспекция республика территориясендә төзелә һәм үзгәртеп корыла торган 1058 объектта күзәтчелек эшен гамәлгә ашыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International