Хөрмәтле коллегалар!
Чын күңелдән сезне һөнәри бәйрәм – Төзүчеләр көне белән тәбрик итәм!
Сезнең катлаулы, җаваплы һәм иҗади эшегез лаеклы хөрмәткә һәм мактауга лаек. Сезнең профессиональлек ярдәмендә республикабыз көннән-көн үзгәрә, заманчалана һәм ямьләнә, торак микрорайоннар калкып чыга, уникаль спорт объектлары торгызыла, транспорт инфраструктурасы үсеш ала, яңа җитештерү объектлары сафка бастырыла. Төзелүче биналарның һәм корылмаларның сыйфаты һәм ышанычлылыгы, кешеләр өчен уңайлыклы һәм иминлекле булуы нәкъ менә сездән тора. Сезнең өйләрегез дә җылылык һәм уңайлылык белән тулып торсын.
Бу ямьле көндә ихлас күңелдән сезгә һәм сезнең якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм иминлек телим.
Иң изге теләкләр белән, Инспекция башлыгы – В.А. Кудряшов