2001 елда төзелеш эшләренең сыйфатына контрольлекне көчәйтү, биналарның ышанычлылык, ныклылык дәрәҗәсен арттыру, озак вакыт хезмәт итү дәрәҗәсен тәэмин итү максатларында, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының карары нигезендә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы составында Татарстан Республикасының Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе булдырыла, 2006 елдан башлап, Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә Төзелеш министрлыгы белән Инспекция, РФ Төзелеш кодексында каралганча, республика дәүләт төзелеш күзәтчелеген оештыруга һәм үткәрүгә вәкаләтле булган мөстәкыйль башкарма хакимият органнары булып үзгәртелә. Әмма ләкин Татарстанның күзәтчелек ведомствосына кагылышлы тарих бик борынгы, 1833 елда Казан губерния төзелеш комиссиясе гамәлгә куелган чорга ук барып тоташа, бу оешма казна биналары төзелешенә һәм аларны ремонтлауга контрольлек итә.
Бүген Инспекция – республика дәүләт төзелеш контролен оештыруга һәм үткәрүгә вәкаләт бирелгән башкарма хакимият органы.
Инспекция составына республиканың барча территориясендә дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашыручы 7 территориаль орган керә. Шулай ук Инспекция составына экспертизалар, тикшеренүләр һәм сынаулар үткәрүне күзәтү буенча территориаль орган да керә, анда төзелеш материалларына лаборатория сынаулары үткәрелә һәм конструкцияләр тикшерелә. Татарстанның транспорт инфраструктурасы төзелешенә күзәтчелек итү эшенә автоюлларны һәм юл яны төзелешен күзәтү буенча территориаль орган әһәмиятле өлеш кертә.
Хәзерге вакытта Инспекция үзенең төп вазыйфасын үти – төзүче, заказчы, шулай ук төзүче яисә заказчы белән төзелгән шартнамә нигезендә төзелешне гамәлгә ашыручы зат тарафыннан шәһәр төзелеше эшчәнлеге турындагы законнарның, шул исәптән техник регламентларның һәм проект документларының бозылу очракларын кисәтә, ачыклый һәм чикли, шул ук вакытта республиканың төзелеш комплексын үстерүдә актив теләктәшлек күрсәтә, республика өчен әһәмиятле проектларны тормышка ашыруга җитди өлеш кертә.
Бүген, һөнәри бәйрәм – Төзүчеләр көне уңаеннан, Татарстан Республикасы Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе хезмәткәрләрен ТР Төзелеш министрлыгының, Инспекциянең мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.
ТР Министрлар Кабинеты рәхмәте:
Фатыйхов Линар Замир улы – Инспекция башлыгы урынбасары
Төзелеш министрлыгының Мактау грамотасы:
Фәткуллова Рәйсә Миңнегали кызы – Төньяк-Көнбатыш территориаль органы консультанты
Төзелеш министрлыгының Рәхмәт хатлары:
1. Каплан Евгений Юрьевич – җыелма анализ бүлеге башлыгы урынбасары
2. Айткулова Халидә Илдус кызы – Төбәк органы бүлеге башлыгы
3. Фәттахов Радик Хәмит улы – Көньяк-Көнчыгыш территориаль орган бүлеге башлыгы
4. Шәймәрданов Аяз Илнур улы – Төбәк органы консультанты
Инспекциянең Мактау грамотасы:
1. Кәримова Инна Александровна – төзелеше тәмамланган объектларны кабул итү тәртибен тикшерү бүлеге башлыгы
2. Смирнов Николай Петрович – Көнбатыш территориаль орган консультанты
3. Скрипченко Артем Юрьевич.– Төбәк органы консультанты
4. Хәлимов Илдар Илдус улы – Төбәк органы консультанты
5. Долгова Наталья Сергеевна –экспертизалар, тикшеренүләр һәм сынаулар үткәрүне күзәтү буенча территориаль органның өлкән белгече
6. Галимова Ләйсән Гыйльфан кызы – Төбәк органы консультанты.
Инспекциянең Рәхмәт хатлары:
1. Шәрипов Раил Рәдиф улы – Төбәк органы консультанты
2. Миронова Татьяна Викторовна – Көнчыгыш территориаль органның өлкән белгече
3. Мингалимова Флера Хәниф кызы – Төньяк-Көнчыгыш территориаль органының өлкән белгече
4. Мөбәрәкҗанов Наил Илгиз улы – Төньяк-Көнчыгыш территориаль орган консультанты
5. Патрушева Юлия Александровна – Көнбатыш территориаль орган консультанты
6. Першин Юрий Александрович – җыелма анализ бүлегенең өлкән белгече
7. Пивень Екатерина Сергеевна – документаль тәэминат һәм контроль бүлегенең баш белгече