100 метрга кадәр биеклектәге монолит торак һәм җәмәгатьчелек биналарының һәм корылмаларының төп каркасын торгызу барышында, шулай ук илдәге төзелеш объектларының төп массасын тәшкил итүче әзер зур блоклы конструкция элементларыннан корылучы биналарны торгызганда биек урыннарда эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләре ГОСТ Р 12.3.050-2017 “Хезмәт куркынычсызлыгы стандартлары системасы. Төзелеш. Биеклектә эшләү. Куркынычсызлык кагыйдәләре” стандартында беркетелде. Стандартларның калган икесе саклагыч-тотып калучы ятьмәләргә кагылышлы терминнарга, билгеләмәләргә һәм конструкцияләргә бәйле. Документлар Техник комитетының 465 “Төзелеш” экспертизасын узган һәм Росстандартта теркәлгән.
ГОСТ Р 12.3.050-2017 стандарты илдә соңгы 40 ел эчендә үткәрелгән фәнни-тикшеренү, сынау-конструкторлык һәм проект эшләре нигезендә, гамәлдәге дәүләти һәм тармак стандартларыннан файдаланып һәм алдынгы чит илләр тәҗрибәсен исәпкә алып әзерләнгән. Стандарт проектында китерелгән биеклектә эшләгәндә куркынычсызлык тәэмин итүнең барлык чаралары да илнең барлык төбәкләрендә диярлек төзелеш объектларында массакүләм кулланылып килгән. Алар исәбендә – хосусый саклау чаралары – төзелештә саклагыч каешлар (ПП) һәм иминиятләштерү системалары, төзелештә алар төп булып санала, ә еш кына хезмәткәрнең биек урыннан егылып төшүен кисәтү өчен генә түгел, ә егылып төшкән очракта аны яклауда бердәнбер чара да булып санала.сы. Төзелеш. Саклагыч-тоты
Төзүчеләр өчен махсус каеш ясау өчен төзеүчеләр өчен саклагыч пояс конструкцияләренә карата эргономик һәм техник таләпләр эшләнгән. Саклагыч каешларны статик һәм динамик басым белән сынау методлары Европа стандартлары аналогиясе буенча кабул ителгән. Болар белән берлектә, Россия стандартларындагы таләпләр барыннан да артыграк дәрәҗәдә катгый – алар Россиядәге эргономик һәм климатик шартларны гына түгел, ә биналарның һәм корылмаларның конструктив чишелешләрен дә исәпкә алып әзерләнгән.
Икенчесе, ГОСТ Р 12.3.051-2017 “Хезмәт куркынычсызлыгы стандартлары система
п калучы ятьмә конструкцияләре. Техник шартлар” стандарты төрле билгеләнештәге монолит һәм монолит-кирпеч биналарын төзегәндә биек урыннарда эшләүчеләрне саклау дәрәҗәсен арттыру максатларында эшләнгән. Мондый биналарны торгызу тәҗрибәсеннән күренгәнчә, эшләрне шушы ысул белән башкарганда, зур блоклы метод белән эшләүне чагыштырганда, биек урыннарда хезмәт операцияләрен башкарганда куркыныч дәрәҗәсе арта. Шул ук вакытта, металл тышчаларны монтажлаганда һәм бигрәк тә демонтажлаганда катлаулы һәм куркыныч хезмәт шартлары барлыкка килә. Саклагыч-тотып калучы ятьмәләр мондый эшнең куркынычлылык дәрәҗәсен киметә, алар Германиядә һәм Испаниядә кулланыла торган ятьмә конструкцияләреннән эшләнгән.