“В” – “Авырлык (вес)”

2017 елның 8 августы, сишәмбе

Коррупциягә каршы сүзлек. Өченче бүлек.

“Авырлык (вес)” — коррупционерлар телендә ― ришвәт яисә “чигенеш” күләме. “Рәсми булмаган терминнар сүзлеге”ннән.2009 ел. 

Ришвәт (взятка) – дәүләт хакимияте яисә җирле үзидарә органнарындагы вазыйфаи зат тарафыннан акча чараларын, мөлкәтне хокукка каршы килеп алу яисә тапшыру, матди характердагы хезмәтләрне күрсәтү.

Ришвәт-рәхмәт (взятка-благодарность) – дәүләт хакимияте яисә җирле үзидарә органнарындагы вазыйфаи зат тарафыннан хезмәте буенча хокуклы гамәле өчен законда каралмаган, алдан ук билгеләнмәгән түләүне алу.

Ришвәт-бүләкләү (взятка-вознаграждение) – дәүләт хакимияте яисә җирле үзидарә органнарындагы вазыйфаи зат тарафыннан ришвәт бирүче файдасына билгеле бер гамәлләрне (гамәл кылмау актларын) башкарганнан соң алынган (тапшырылган) ришвәт.

“Алдагы көн”гә ришвәт (взятка “впрок”) – вазыйфаи зат тарафыннан даими рәвештә эшкуарның табышыннан (кеременнән) акчалата күчерүләр формасында системалы рәвештә ришвәт алу, әгәр дә ришвәт алучы ришвәт бирүче файдасына һәрчак яңа гамәл кылса яисә аңа яклаучылык итсә яисә хезмәте буенча начар гамәл кылуга булышса.

Эшлекле ришвәт (взятка деловая) – Америка профессоры В.М. Рейсмен фикеренчә, вазыйфаи бурычларының үтәлүен тәэмин итү яисә бу хәлне тизләтү максатында дәүләт хезмәткәренә түләү.

Томалаучы ришвәт (взятка завуалированная) – ришвәт бирүче һәм ришвәт алучы уртак коррупциячел эшчәнлекне хокуклы тәртип актлары итеп күрсәтә торган вәзгыять, мисал өчен, акчаны бурычка биреп тору, тантаналы датага бүләк ясау һ.б.

Хосусый ришвәт (взятка индивидуальная) – законсыз бүләкләүне гражданин тарафыннан үз исеменнән дәүләт хакимияте органнарының вазыйфаи затына шәхсән тапшыру.

Сатып алу ришвәте (взятка-подкуп) – ришвәт алучының мәнфәгатьләре өчен теге яки бу гамәлне кылганчы алынган (тапшырылган) ришвәт.

Эшкуарлык ришвәте (взятка предприниматель­ская) – Ю.В. Патов фикеренчә, легаль коммерция структурасыннан (фирмадан) түрәгә ришвәт предметын тапшыру.

Тоткарлаучы ришвәт (взятка тормозящая) – Америка профессоры В.М. Рейсмен фикеренчә, норманың гамәлен туктатып торган өчен яисә әлеге норманы ул зарури кулланылырга тиешле эштә кулланмау максатында дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнары яисә халыкара оешма вазыйфаи затларына, коммерциячел яисә иҗтимагый оешма җитәкчесенә бирелгән ришвәт.

Тизләтүче ришвәт (взятка ускоряющая) – вазыйфаи затка хезмәт бурычларын тизрәк башкарсын өчен тапшырыла торган нәфис яисә матди әйбер.

Ачык ришвәт (взятка явная) – дәүләт хакимияте органының яисә идарәсенең вазыйфаи затына биргән очракта, аннан киләчәктә яисә кичекмәстән үтәве таләп ителә торган гамәлләр алдын сөйләшенә торган ришвәт.

“Кара-каршы ришвәтләр” (“взятки наоборот”) – XIX гасыр башында түрәләргә шикаять бирдертү өчен крестьяннарга ришвәт бирергә яратучы Себер генерал-губернаторы Миахил Сперанский тарафыннан актив рәвештә алып барылучы коррупциягә каршы эшчәнлеккә Россия патшалыгындагы түрәләрнең йогынтысы.  Кирпичниковның “Российская коррупция” китабыннан. 2004 ел.

Ришвәт алу (взяткополучение) – РФ Җинаять кодексының 290 статьясында каралганча, ришвәт бирүче файдасына яисә аның исеменнән эш йөртүче затлар файдасына эшләнгән гамәлләр (гамәл кылмау) нәтиҗәсендә вазыйфаи зат тарафыннан шәхсән яисә арадашчы ярдәмендә акчалата, кыйммәтле кәгазьләр, бүтән төрле мөлкәт рәвешендә яисә мөлкәти характердагы файда рәвешендә ришвәт алуга корылган җинаять, әгәр дә мондый гамәлләр (гамәл кылмау) вазыйфаи затның хезмәт вәкаләтләренә керсә.

Ришвәт предметы (взятки предмет) – вазыйфаи затка хезмәте буенча гамәлләр кылган яисә кылмаган өчен яисә биләгән вазыйфасына бәйле рәвештә тәкъдим ителә яисә бирелә торган мөлкәт, мөлкәт хокукы, мөлкәти характердагы хезмәтләр.

Ришвәт бирүче (взяткодатель) – дәүләт хакимияте органындагы вазыйфаи затка шәхсән үзе, яисә арадашчылар аркылы ришвәт тапшыручы зат.

Ришвәт алучы (взяткополучатель) – дәүләт хакимияте органнарының һәм идарәсенең ришвәт предметын алучы яисә алган вазыйфаи затлары.

Ришвәтчелек (взяточничество) – хәзерге җәмгыятьтә чагыштырмача тискәре социаль-хокукый күренеш һәм дәүләт хакимияте яисә җирле үзидарә органнары вазыйфаи затына ришвәт бирү һәм ришвәт алу рәвешендә коррупциянең иң киң таралган формаларының берсе.

Партия эче ришвәтчелеге (взяточничество внутри­партийное) – Г.К. Ми­шин фикеренчә, бер үк иҗтимагый оешмада җитәкчелек урыннары өчен бер үк партия әгъзаларының җитәкчеләрне һәм әгъзаларны сатып алуы һәм тегеләрнең сатылучан булуы.

Парламент ришвәтчелеге (взяточничество парла­ментское) – закон чыгару (сайлаулы) дәүләт хакимияте органнары турындагы законга ришвәтчелек.

Партия ришвәтчелеге (взяточничество партий­ное) -  Г.К. Мишин фикеренчә, сәяси партияләрнең сайлау исемлекләрендәге урыннар өчен сайлау кампанияләрендә сәяси партияләрдәге яисә хәрәкәтләрдәге әгъзаларның сатып алуы һәм сатылучан булуы.

Хезмәт хакы өчен алу (“взять на зарплату”) – коррупционерлар жаргонында – түрә белән ришвәт бирүченең системалы рәвештә хезмәтләр күрсәтүенә бәрабәр рәвештә түрә файдасына билгеле бер ставкалар буенча даими түләүләр турында килешенү. Скобликовның “Рәсми булмаган терминнар сүзлеге”ннән. 2009 ел.

Ришвәтчел җинаять төрләре (виды коррупционной пре­ступности) – коррупциячел җинаятьләр җыелмасының төрле нигезләр (критерийлар) буенча бертөрле төркемгә бүленү процессын чагылдыра торган төшенчә. Россиянең хәзерге криминологиясендә, асылда, ришвәтчел җинаятьләрнең сәяси, икътисадый, экологик, административ, халыкара, партия, хакимият-элита, электораль, милләтара, карьера, дәүләт эчендәге, кооператив төрләре аерып чыгарыла.

Ришвәтчел виктимлык (виктимность коррупци­онная) – физик яисә юридик затның билгеле бер үзенчәлекләре (сыйфатлары, өстенлекләре яисә җитешсезлекләре) нәтиҗәсендә турыдан-туры яисә читләтеп коррупциячел гамәл кылу (җинаять кылу яисә хокук бозу) корбаны булуга якын торуы яисә сәләтле булуы.

Коррупция корбаннарының виктимологик куркынычсызлыгы (виктомологическая безо­пасность жертв коррупции) – коррупциячел тәртип корбаны булган физик яисә юридик затның кабат коррупция гамәле корбаны булудан якланганлык торышы.

Коррупция корбаннарын виктимологик яклау (виктимологическая за­щита жертв коррупции) – үз йомшаклыгын киметү максатында гражданнар һәм социаль җәмәгатьчелек тарафыннан кулланыла торган чаралар, шулай ук халыкның коррупция корбаны булуда аеруча зур куркыныч яный торган аерым категорияләренең йомшаклыгын киметү максатында дәүләти һәм дәүләти булмаган структуралар тарафыннан күрелә торган чаралар.

Коррупция корбаннарына виктимологик ярдәм (виктимологическая по­мощь жертвам коррупции) – коррупция корбаннарына әхлакый, психологик, хокукый, матди һәм башка төрле ярдәм күрсәтү буенча халыкара, дәүләт һәм дәүләтнеке булмаган структуралар һәм аерым гражданнар тарафыннан гамәлгә ашырыла торган чаралар.

Ришвәтчел җинаятьне виктимологик профилактикалау (виктимологическая профилактика коррупционной преступности) – виктимоген факторларны булдырмау, юкка чыгару, локальләштерү яисә нейтральләштерү буенча чаралар күрү юлы белән коррупциячел җинаятьнең аерым төрләреннән кисәтү, коррупция җинаятьләренең потенциаль корбаннарын яклау мөмкинлекләрен арттыру.

Коррупция корбаннарын виктимологик тернәкләндерү (виктимологическая ре­абилитация жертв корруп­ции) – дәүләтнең һәм җәмгыятьнең, аларның институтларының коррупция корбаннарының бозылган хокукларын торгызуга, аларга китерелгән матди һәм әхлакый зыянны компенсацияләүгә һәм аларның эш (һөнәри) абруен торгызуга юнәлдерелгән, үзара бәйләнешле чараларның бөтенлекле системасы (җыелмасы).

Коррупция виктомолгиясе (виктимология корруп­ции) – виктимологиядәге чагыштырмача яңа юнәлеш, “җәмгыятьтә коррупция корбаннарын өйрәнүгә һәм аларга вакытлы виктимологик ярдәм күрсәтү буенча чаралар эшләүгә” юнәлдерелгән.

Коррупциянең корпортаив виктимологиясе (виктимология коррупции корпоративная) – коррупция корбаннарына әверелгән юридик затларны тикшерә һәм аларны виктимологик яклау буенча чаралар эшли торган торган виктимологик криминология юнәлеше.

В” витамины – коррупционерлар телендә ришвәтне аңлата.  Пономаревның “Бизнес-сленг для новых русских” китабыннан. 1996 ел

Владивостокның оешкан җинаятьчелекне тикшерү үзәге – Ерак Көнчыгыә дәүләт университетының Юридик институты каршындагы, оешкан җинаятьчелекне тикшерә торган махсус фәнни үзәге, аның төп устав бурычларының берсе булып Ерак Көнчыгыш төбәгендә коррупция күренешен тикшерү тора.

Хакимият (власть) – үзенең ихтыярына һәм абруена, хокукый һәм әхлакый нормаларга, янау һәм җәзага тарту белән куркытып, гореф-гадәтләргә таянып, башка кешеләрнең яисә аларның төркемнәренең гамәлләренә һәм тәртибенә хәл иткеч рәвештә йогынты ясау сәләтен, хокукын һәм мөмкинлеген чагылдыра торган социаль-сәяси мөнәсәбәтләр системасы.

“Бергә – коррупциягә каршы” (“Вместе против корруп­ции – муниципаль дәрәҗәдә Сызрань шәһәрендә яшәүчеләр арасында коррупцияне кисәтү буенча шартлар булдыру максатында Пчела социаль-хәйриячелек фонды (Сызрань ш., Самара өлкәсе, РФ) тарафыннан үткәрелгән коррупциягә каршы махсус проект.

Хәрби хезмәт (военная служба) – федераль дәүләт хезмәтенең бер төре. Гражданнарның РФ Хәрби Көчләрендә, башка войскларда, хәрби (махсус) формированиеләрдә һәм дәүләт оборонасын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү вазыйфасын гамәлгә ашыручы органнарда һөнәри хезмәт эшчәнлегеннән гыйбарәт.

Волин Лев Лазаревич (1887-1926), ХХ гасырның 20 нче елларында иң югары совет түрәсе. РСФСР Наркомфинының Валюта идарәсен җитәкли, атаклы ришвәт алучы һәм казна карагы. Аеруча зур күләмдә урлау өчен атып үтерелә.

Вольтер Франсуа Мари (1694-1778), француз фәлсәфәчесе, язучы һәм тарихчы: “Великие горести оказываются всегда плодом необузданного корыстолюбия”.

Сайлау хокукларын гамәлгә ашыруга яисә сайлау комиссияләре эшенә сатып алынган рәвештә каршы төшү (воспрепятствование осу­ществлению избирательных прав или работе избиратель­ных комиссий, соединенное с подкупом) – коррупциячел җинаять, аның өчен РФ Җинаять кодексының 141 статьясының икенче өлешендәге “а” пунктчасында җаваплылык каралган.

Россия Федерациясе Федераль Җыелыш Федерация Советының Вакытлы комиссиясе (Временная комиссия Со­вета Федерации Федерально­го Собрания Российской Фе­дерации – Россия Федерациясе Федераль Җыелыш Федерация Советының 1999 елның 22 апрелендә коррупциягә каршы көрәш проблемаларын өйрәнү, РФнең хокук саклау органнары турындагы законнарын камилләштерү буенча закон-проект инициативаларын әзерләү буенча төзелгән махсус комиссиясе.

Бөтендөнья банкы (Всемирный банк) – халыкара финанс органы, 1996 елда үзенең директивларына яңа нигезләмә кертә, аның буенча коррупция һәм мошенниклык фактлары ачыкланган очракта, әгәр дә бурычка алучы тиешле чараларны күрмәсә, Банк шартнамә гамәлен туктату мөмкинлеген ала.

Сайлаулы вазыйфа (выборная должность) – дәүләт аппаратында яисә җирле үзидарә системасындагы халык тарафыннан яисә дәүләт хакимиятенең яисә җирле үзидарәнең сайлау органы тарафыннан сайлау нәтиҗәсендә биләнә торган вазыйфа.

Җирле үзидарәнең сайлаулы вазыйфаи заты (выборное должностное лицо местного самоуправ­ления) – гомуми тәртиптә һәм турыдан-туры сайлау хокукында муниципаль сайлауларда яшерен тавыш бирү юлы белән сайлап куела торган җирле үзидарә вазыйфаи заты.

Файда яисә мөлкәти характердагы хезмәт (выгода или услуга имущественного характера) – түләүсез нигездә күрсәтелә торган, ләкин түләнергә тиешле һәм акчалата бәясе булган легаль файдаларны яисә хезмәтләрне үз эченә ала торган ришвәт предметы.

Вәкаләттән явызларча файдаланып алынган файда (өстенлек) (выгода (преимущество) при злоупотреблении полно­мочиями) – мөлкәт, хезмәт яисә ташлама рәвешендә теләсә нинди файда, шулай ук мөлкәти характердагы яисә мөлкәти характерда булмаган башка төрле өстенлекләр.

Ришвәт таләп итү (вымогательство взятки) – гражданинның законлы мәнфәгатьләренә зыян китерә алырлык гамәлләр башкару белән янап, вазыйфаи затның акча, кәгазь яисә башка төрле мөлкәт рәвешендә законсыз түләү тапшыруны таләп итүе. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International