Россиянең Төзелеш министрлыгы шәһәр төзелеше карарларын кабул иткәндә гражданнарның катнашу системасын үзгәртүне күздә тотучы закон проекты әзерләгән

2017 елның 7 августы, дүшәмбе

Россиянең төзелеш министры Михаил Мень Россия Федерациясе Президентының йөкләмәсе буенча ведомство тарафыннан шәһәр төзелеше карарларын кабул иткәндә гражданнарның катнашу системасын үзгәртүне күздә тотучы закон проектының әзерләнүе хакында хәбәр итте. Бу хакта ул Россия Федерациясе Президенты каршында җирле үзидарәне үстерү советының 5 августта Киров шәһәрендә узган киңәшмәсе нәтиҗәләре буенча белдерде.

Хәзерге вакытта шәһәр төзелеше буенча төрле чишелешләрне кабул иткәнче ачык тыңлаулар үткәрелә, аларда бары тик гражданнар гына җыела. Моннан тыш, гамәлдәге системада тыңлауларда катнашучыларны теркәү каралмаган, бу исә аларны, шул исәптән контрольлек чараларын үткәргәндә, идентификацияләү мөмкинлеген бирми. Нәтиҗәдә шәһәр төзелеше проекты буенча күпчелек гражданнарның объектив фикерен, кагыйдә буларак, ачыклавы мөмкин булмый. 

"Бу хә җыелышларны үткәрү вакытының уңайсыз, кагыйдә буларак, эш сәгатьләрендә үткәрелүенә, граждан җыелышлары үткәрелә торган биналарның кысан һәм бару өчен уңайсыз урыннарда урнашуына, ачык тыңлауларда тиешле шәһәр төзелеше документациясе әзерләнгән территориядә яшәмәүчеләрнең катнашуына, җыелыш барышында ачык тыңлауларда катнашучыларның тәкъдимнәрен һәм кисәтүләрен йомгак документларында нигезсез рәвештә игътибарсыз калдыруга бәйле рәвештә ачык тыңлауларда катнашучыларның хокуклары бозылу турында зур күләмле шикаятьләр белән раслана", – дип билгеләде министр. 

Россиянең Төзелеш министрлыгы әзерләгән документларда җәмәгатьчелектә фикер алышуларга күчү күздә тотыла.

Закон проектында каралганча, иҗтимагый фикер алышуларда катнашучыларның фикерен теркәүдә берничә форма булачак, бу исә гражданнарның фикерен максималь рәвештә тулы итеп ачыкларга булышачак. Әйтик, җирле үзидарәнең иҗтимагый фикер алышуларын үткәрүгә вәкаләтле орган адресына язмача формада тәкъдимнәр һәм кисәтүләр җибәрү; исәпкә алу кенәгәсендә экспозициядә катнашучыларны теркәү; Интернет аша язмача рәвештә тәкъдимнәр һәм кисәтүләр җибәрү. Фикер алышуларның нәтиҗәләре белдерелгән тәкъдимнәрнең һәм кисәтүләрнең исәпкә алынуы максатка ярашлы булу һәм булмау турында аргументланган нәтиҗәләрне үз эченә алып, һәркем файдалана алырлык режимда булачак. Иҗтимагый фикер алышуларда катнашучылар турында мәгълүматлар фикер алышу беркетмәсенә теркәләчәк.

"Март аенда закон проекты Дәүләт Думасына кертелде, ләкин язгы сессиядә аны карау мөмкин булмады. Парламент көзен бу эшкә әйләнеп кайтырга тиеш", – дип хәбәр итте Михаил Мень.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International