Төзелеш - җитештерүдәге иң куркыныч тармакларның берсе, шуңа бәйле рәвештә хезмәтне саклау таләпләренең бозылуы актуаль булып санала һәм хәл итүне таләп итә. Шуңа күрә ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе үзенең эшчәнлегендә төзелеш тармагында хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен бозуны кисәтү, ачыклау һәм чикләү эшенә зур игътибар бирә.
Инспекция хезмәткәрләре тарафыннан республиканың төзелеш мәйданнарында теркәлгән төп сыйфатлы хокук бозу очраклары булып түбәндәгеләр тора:
2017 елның 1 августына карата хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы өлкәсендә таләпләрне бозган өчен административ җаваплылык турында гомуми 4 млн 585 мең сумлык 172 карар чыгарылды.