2011 елдан башлап 2016 елга кадәр Татарстанда 9,3 мең укучы балага исәпләнгән 35 яңа мәктәп төзелгән. Бу хакта "Татар-информ" МА булып узган матбугат конференциясендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илшат Гыймаев хәбәр итте.
Әйтик, 2016 елда Чаллы шәһәренең Яр буе торак районында 800 урынлы мәктәп торгызылган. "Мин үзем бу мәктәптә берничә мәртәбә булдым. Объект уникаль һәм креатив килеп чыккан", – дип билгеләде министр урынбасары.
Мәгариф объектларын төзү буенча республика программасыннан тыш Казанда халыкара мәктәп блогы торгызылган, ул түбәндәге адрес буенча урнашкан: Мәүлетов урамы, 5 нче йорт. Мәктәп 420 урынга исәпләнгән. Шулай ук программадан тыш, Теләче районының Олы Тиләке авылында да 15 урынлы мәктәп төзелгән.
2017 ел башыннан бирле республикада гомуми 4,8 миллиард сумлык 11 мәгариф объектын төзү эшләре алып барыла. Яңа мәктәпләр Татарстандагы якынча 6,7 мең бала өчен урын тәэмин итәчәк. Алар арасында – Әлки районының Татар Борнае авылындагы 20 урынга исәпләнгән балалар бакчасы булган 80 урынлы мәктәп, Арчаның ТАССРга 90 ел урамы буенча урнашкан мәктәбе, Чирмешән районындагы спорт залы булган мәктәп.