“Икеайлыкның беренче атнасында барлык күзәтчелек органнары, тулаем алганда, республика буенча 459 бозу очрагын теркәде, 288 беркетмә төзеде. Рөхсәт ителмәгән урыннарда калдык ташлауның 210 очрагы ачыкланды, шуның 92се чистартып тәртипкә китерелде. 3 апрельдә билгеләнгән биләмәләр өстеннән беренче мәртәбә очкычта күзәтү башкарылды, сәнәгать предприятиеләре, капиталь төзелеш объектлары, Казан шәһәре янәшәсендәге һәм республиканың 5 муниципаль районы (Лаеш, Яшел Үзән, Биектау, Балык бистәсе, Питрәч) биләмәләре тикшерелде. Җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү өлкәсендә табигать саклау законнарын бозуның 38 очрагы ачыкланды”, – дип белдерде бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Габделганиев. Видеоконференция элемтәсе режимынд абарлык муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов киңәшмә уздырды. FIFA 2017 Конфедерацияләр Кубогы һәм Россидә футбол буенча FIFA 2018 Дөнья чемпионатын үкәрү урыны – Казан шәһәренең санитар торышын контрольдә тоту көчәйтеләчәк, дип хәбәр итте Габделганиев. Ул искә төшереп үткәнчә, республика гражданнары тарафыннан ачыкланган бозулар турында мәгълүмат Республиканың Иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә барлык элемтә каналлары буенча килә, бу интернет, электрон почта, “кайнар” телефон линиясе, “Халык контроле”, “Мәктәп экопатруле”, WhatsApp һәм Telegram. Беренче көннәрдә үк 118 шундый мөрәҗәгать килеп ирешкән. Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен кабул итү буенча кайнар линия телефоннары Министрлыкның барлык территориаль идарәләрендә дә оештырылган.
“Санитар-экологик икеайлык кысаларында районнарда, предприятиеләрнең һәм оешмаларның территорияләрен, төзелеш мәйданчыкларын тәртипкә китерергә кирәк”, – дип йөкләде Президент. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, территорияләрне предприятиеләргә һәм оешмаларга беркетү шулай ук мөһим, “өмә узды, ә алга таба бу территорияләрне беркем дә карамый – мондый хәл булмаска тиеш”.
Рөстәм Миңнеханов рөхсәт ителмәгән урыннарда калдык ташлау очракларын ачыклау өчен муниципаль районнардагы биләмәләр өстеннән очып узуны дәвам итергә кушты.