Бүген “Корстон” кунакханә-сәүдә күңел ачу үзәгендә “ТР Төзүчеләр берләшмәсе” үзе җайга салынулы оешма ассоциациясенең VIII гомуми еллык хисап җыелышы булды. Казанга әлеге оешмага керүче 800дән артык предприятие вәкиле килде.
Җыелыш эшендә Татарстан Премьер-министры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Алексей Песошин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР Төзүчеләр берлеге һәм “ТР Төзүчеләр берләшмәсе” үзе җайга салынулы оешма ассоциациясе президенты Рим Хәлитов, “Татэлектромонтаж” ААҖ генераль директоры Юрий Солуянов, “Прогресс-Жилстрой” ҖЧҖ директоры Ринат Батталов катнашты.
2016 елга Ассоциация эше турында хисап белән Рим Хәлитов чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасының Төзүчеләр берләшмәсе 2008 елның декабрендә оешты һәм Идел буе федераль округында беренчеләрдән булып үзе җайга салынулы оешмаларның дәүләт реестрына кертелде. ТР Төзүчеләр берләшмәсен төзүдә башлаучылар булып ТР Төзүчеләр берлеге җитәкчеләре һәм республиканың әйдәүче төзелеш оешмалары торды.