Инспекция хезмәткәрләре “Террорга каршы бергә” акциясендә катнашты

2017 елның 7 апреле, җомга

6 апрель көнендә Кремль ярында булып узган “Террорга каршы бергә” патриотлык акциясендә меңнәрчә казанлы катнашты.

Акция Россиянең төрле төбәкләрендә Санкт-Петербургта булып узган вакыйгаларга бәйле рәвештә уза, анда 3 апрель көнне “Сенная площадь” һәм “Технологический институт” метро станцияләре арасындагы перегонда шартлау яңгырады, нәтиҗәдә 14 кеше һәлак булды.

Чараны оештыручылар билгеләп узганча, Татарстан террорчылык һәм радикализм чагылышларының бер генә рәвешен дә кабул итми, ә төрле милләт вәкилләре белән күп еллар дәвамында дустанә булып, аңлашып яшәү тәҗрибәсе республиканың һәм илнең киләчәген бары тик тынычлык шартларында гына ышанычлы төзү мөмкинлеге барлыгына ышандыра.

ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе хезмәткәрләре бу акциядә шулай ук теләп катнаштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International