“Строительная газета”: “ФЦС” ФАУ һәм 465 ТК безнең ил төзелеш норматив базасына инвентаризация уздыра

2017 елның 5 апреле, чәршәмбе

Россия Төзелеш министрлыгы йөкләмәсе буенча, 2015 елдан “ФЦС” ФАУ, 465 “Төзелеш” Техник комитеты төзелеш өлкәсендә алдынгы Россия институтлары белән бергә җыелган документларга инвентаризация уздыра. Төзелештәге норматив-техник документларны мониторинглау һәм анализлау буенча 79 эш планлаштырылган һәм тормышка ашырыла: 150 җыелма кагыйдәгә (СП), 800 илкүләм һәм дәүләтара стандартка (төзелеш материалларына сдандартларны исәпкә алып), 1000 якын халыкара норматив документка, 400 махсус техник шартка (СТУ) һәм 3000 территориаль төзелеш һәм ведомство нормасына анализ ясала. Шулай ук 2002 елга кадәр гамәлдә булган һәм хәзер дә кулланыла торган йөзләп йөкләмә һәм методик документка, шулай ук Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Транспорт министрлыгы, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте, Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге федераль хезмәте һ.б. тарафыннан эшләнелгән 150 документка инвентаризация ясалырга тиеш.


“Төзелеш конструкцияләре” өлкәсендә дә норматив документлар җитми. Монда яңа иннновацион конструкцияләр һәм чишү юллары кулланып проект ясауны, конструкцияләрнең сыйфатын һәм эксплуатацион характеристикаларын яхшыртуны исәпкә алып, бина һәм корылмаларның нигезләренә һәм фундаментларына таләпләргә ачыклык кертергә кирәк: таш һәм армоташ, тимербетон, алюминий, корыч, агач һәм башка конструкцияләр. 

Тулырак: http://www.stroygaz.ru/publication/item/razlozhit-po-polochkam/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International