Нигезендә Россиядә өлешләп йорт төзүчеләр һәм төзелеш объектлары реестрын булдыру, шулай ук девелоперлар банкротлыгы очрагына компенсация фондын формалаштыру тәкъдим ителгән закон проекты, карау өчен, РФ Хөкүмәте тарафыннан Дәүләт Думасына кертелгән.
Өлешләп төзелеш турында, банкротлык турында, үзара иминиятләштерү турында һәм күчемсез милекне дәүләт теркәве турында законнарга, шулай ук Шәһәр төзелеше кодексына тиешле үзгәрешләр кертелергә тиеш була.
Документтан аңлашылганча, йорт төзүчеләрне, өлешләп төзелештә катнашу килешүенә дәүләт теркәвен уздырганчы, махсус төзелгән фондка акча түләргә мәҗбүр итәчәкләр. Бу мәҗбүри түләүләрнең кабатлануын бетерәчәк, дип билгеләнә, чөнки төзәтмәләр кертү нәтиҗәсендә, девелоперларның банклар җаваплылыгы аша, шулай ук үзара иминиятләштерү җәмгыяте аша өлешләп төзелештә катнашу килешүе буенча җаваплылыгын иминиятләштерү буенча бурычы гамәлдән чыга. Түләнелә торган акчаның күләме Хөкүмәт тарафыннан расланачак.
Фонд йорт төзүчеләр бөлгенлеккә төшкән очракта йортлар төзелешен тәмамлау өчен төзелә. Моннан тыш, аңа төзелеп беткән биналардагы яшәү урыннарын өлешләп төзелештә катнашучыларга тапшыру һәм йорт төзүчеләрнең бердәм реестрын алып бару буенча вазыйфалар да йөкләнәчәк.
Шулай ук, закон проектында күрсәтелгәнчә, өлешләп төзелештә катнашу килешүе, фонд һәм төркәү органнары арасында электрон багланыш системасы аша түләнгән акчаны раслаганнан соң гына теркәләчәк. Шуның белән беррәттән девелоперга, килешүгә бәйле дәүләт теркәве уздырырга баш тарткан очракта, түләнгән кертемнәрне кире кайтару механизмы, һәм өлешләп төзелештә катнашучыларга кертемнәрне компенсация фондына закон кабул ителгәнче түләүгә бәйле килешүләр буенча акча кайтару тәртибе билгеләнгән.
“Шулай итеп, закон проекты тәкъдим иткән үзгәрешләр өлешләп төзелештә катнашучыларның хокукларын яклауның нәтиҗәле механизмын билгеләргә мөмкинлек бирәчәк, мондый яклауның гарантиясен арттырачак, бу, үз чиратында, торак төзелеше үсешенә һәм нәтиҗәдә гражданнарның яшәү шартларын яхшыртуга китерәчәк”, – диелә аңлатма язуында.