Белем бирү учреждениеләрен капиталь ремонтлау эшләренә 2,5 млрд сумнан артык акча бирелгән

2017 елның 27 марты, дүшәмбе

Быел Татарстанда 146 белем бирү оешмасына капиталь ремонт уздыру планлаштырыла. Аларның 36ы – гомуми белем бирү учреждениесе, шуларның 29ы – муниципаль мәктәп, 7се махсус (коррекцион) мәктәп, 110ы - мәктәпкәчә белем бирү оешмасы. Әлеге максатларга барлыгы 2, 5 млрд сумнан артык акча каралган. Бу мәгълүматларны бүген журналистларга “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов җиткерде.

Ул белем бирү учреждениеләрендә капиталь ремонт программасының 2012 елдан бирле традицион рәвештә үткәрелүен шәрехләде. Аның әйтүенчә, 2012 елдан 778 объект капиталь ремонт программасында катнашкан. “Беренче чиратта, 30 еллык тарихы булган мәктәпләр гомуми реестрга кертелде. Исемлектә барлыгы мондый 900 берәмлек мәктәп иде. Капиталь ремонт программасы кысаларында бюджет чаралары хисабына барлык мәктәпләрне 100 процент дәрәҗәдә төзекләндерү мөмкинлеге булмады, шуңа күрә башта бюджет хисабына 6 төр эшне генә башкару карар ителде. Башка төр эшләр җирле бюджетлар, иганәчеләр ярдәме белән финансланды. 5 ел эчендә төзекләндерү эшләренә 12,5 млрд сум сарыф ителде. Башта капиталь ремонт программасында мәктәпләр генә иде, аннары балалар бакчалары да кушыла башлады. 5 ел эчендә 778 бакчаның 63е капиталь төзекләндерелде. Хәзер бездә капиталь ремонт программасында, башлыча, балалар бакчасы катнаша, чөнки ремонтка ихтыяҗ булган 30 еллык мәктәпләр инде әз генә калып бара”, - дип белдерде Алексей Фролов.

2012 елда республика казнасы хисабына 6 төрле эш башкарыла иде. Бу - түбә ремонтлау, тәрәзәләр алмаштыру, керү юлын төзекләндерү, санузелларны алмаштыру, эчке һәм инженер коммуникацияләрне ремонтлау, бүлмә ишекләрен төзәтү. 2013 елдан 8 төрле эш үткәрелә башлады: фасадны һәм отмостканы (бина периметры буйлап нигез кырыендагы бетон юл) ремонтлау.

Быел исә республикада 146 белем бирү оешмасына капиталь ремонт ясалачак, шуларның 110ы – балалар бакчалары. “Балалар бакчаларында мөмкин булган кадәр комплекслы ремонт башкарылачак. Җиһазлар тәртипкә китереләчәк. Комплекслы программага барлыгы 884 балалар бакчасы кертелгән. Шулай булгач, эш күп әле”, - диде Фролов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International