Утырышта ТР ДТК инспекциясе башлыгы В.А. Кудряшов рәислегендә Инспекция башлыгының беренче урынбасары вазыйфаларын башкаручы Л.З.Фатыйхов, Хокукый идарә башлыгы Ш.Н.Рәимов, Инспекция аппараты бүлекләре башлыклары, территориаль органнарның җитәкчеләре катнашты.
ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе үз эшчәнлегендә мәгълүмати ачыклык һәм үтә күренмәлелек принцибына таяна. ТР ДТК инспекциясе үткәргән коррупциягә каршы көрәш чаралары хакында мәгълүмат Инспекциянең рәсми сайтында – «Коррупциягә каршы көрәш»бүлегендә урнаштырыла: http://gsn.tatarstan.ru.
Утырыш кысаларында Кама арты территориаль органы җитәкчесе Ю.Е.Кулаков ТР ДТК инспекциясе Кама арты территориаль органында ТР ДТК инспекциясенең коррупциягә каршы көрәш программасының гамәлгә ашырылуы турында сөйләде.
Хокук идарәсе башлыгы Ш.Н. Рәимов ТР ДТК инспекциясенең Администравив хокук бозулар турындагы эшләр буенча карарларын үтәү өлешендә контрольне гамәлгә ашыру тәртибе турында сөйләде. 2016 елда ачыкланган бозу фактлары буенча Инспекция административ җаваплылыкка тарту турында 36, 3 млн. сумлык 1254 карар чыгарган, шул исәптән 327 кисәтү ясаган. Казан буенча – гомуми 11,05 млн. сумлык 408 карар чыгарылган.
Шулай ук утырышта катнашучылар Татарстан Республикасы Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе тарафыннан әзерләгән 2016 елда Татарстан Республикасында коррупциянең торышы һәм коррупциягә каршы сәясәт чараларының гамәлгә ашырылуының җыелма хисабын, һәм 2016 елда Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнары тәкъдим иткән коррупциягә каршы көрәш чараларын тормышка ашыру турында белешмәләрне анализлау нәтиҗәләре буенча күзәтүләрне карады.