2017 елның 25 мартында 20:30 сәгатьтә бер сәгатькә утны сүндереп тор

2017 елның 24 марты, җомга

2017 ел – Татарстан Республикасында Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы. «Җир сәгате» – планетада иң күп кеше катнаша торган экология акциясенә үз өлешеңне керт һәм булышлык ит.

«Җир сәгате» – бу халыкара акция, аның барышында WWF планетаның киләчәгенә битараф булмау йөзеннән бер сәгатькә утны сүндерергә чакыра. Дөньяның иң танылган биналарын һәм һәйкәлләрен яктырту шул вакытта ук туктатылып тора. 2017 елда халыкара «Җир сәгате» унынчы мәртәбә үткәрелә – акция 25 март, шимбә көнне үткәреләчәк.

«Җир сәгате»нең максаты электр энергиясен экономияләүдә түгел. Бу акция – табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәт символы. Елдан-ел бу чара әйләнә-тирә дөньяга карата җаваплы караш кирәклегенә җәлеп итү мөмкинлеген бирә.

Акциядә бөтен дөнья буенча 175 илдән һәм якынча 7000 шәһәрдән 2 миллиардтан артык кеше катнаша.

Кешенең табигатькә карата җаваплы мөнәсәбәте – «Җир сәгате – 2017» чарасының темасына әйләнде. Сүз кешеләр үзләре тирәсендә булган барлык җир, һава, су һәм урманны үзгәртүләре турында һәм, шулай ук, шундый тәэсир ясауның кешелек дөньясы өчен нәтиҗәләре турында барачак. «Җир сәгате»нә әзерлек барышында Россиядәге WWF бүлекчәсе «Җир», «Су», «Урман» һәм «Һава» категорияләрендә күрсәтелгән киңәшләргә нигезләнеп, һәркем үзенең көндәлек гадәтләрен тагын да зарарсызрак итә алуы турында сөйли.

РОССИЯДӘ ҖИР СӘГАТЕ

Россиядә 2009 елдан бирле үткәрелгән «Җир сәгате»ндә 20 миллионнан артык кеше катнаша. Билгеләнгән вакытта Мәскәү Кремле архитектура ансамбле, Кызыл мәйдан, Василий блаженный соборы һәм ГУМның, шулай ук 1500дән артык башка Мәскәү биналарын яктыртып торучы утлар сүндерелә.

2016 ел мәгълүматларына караганда, чарада Россиянең 100дән артык шәһәре катнаша.

Узган елда Казан «Җир сәгате» акциясендә катнашучы иң актив шәһәрләр исемлегенә керде.

Барлык хакимият органнары җитәкчеләренә, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарына, предприятие һәм оешмаларга, шулай ук республика халкына акциягә кушылырга һәм бер сәгатькә биналарның, корылмаларның архитектур-декоратив яктыртуын, торак урыннарның яктылыгын, гражданнарның тормыш иминлеген тәэмин итүгә бәйле булмаган электр җиһазларын сүндереп торырга һәм электр энергиясен куллануны киметүгә юнәлтелгән башка чараларны күрергә тәкъдим ителде.

2016 елда Казанда акцияне үткәрү вакытына «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, ТР Министрлар Кабинеты, ТР Дәүләт Советы, ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы, Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залы, IТ-парк биналарының архитектура-сәнгать яктырту җиһазлары сүндерелде.

Район хакимиятләре һәм Казан Ратушасы биналарының тыштан яктырту җиһазларын сүндереп, Казан мэриясе дә акциягә кушылды.

«Җир сәгате» акциясенең рәсми сайты: http://60.wwf.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International