2017 елның 1 июленнән түбәләр буенча яңа дәүләт стандартлары гамәлгә керә

2017 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

оссия Төзелеш министрлыгы карамагындагы “Төзелештә нормага салу, стандартлаштыру һәм туры килүне техник бәяләү федераль үзәге” ФАУнең илкүләм стандартлаштыру программасы кысаларында түбә ябу полимер материаллары буенча дүрт яңа илкүләм стандарт эшләнгән һәм 1 июльдән гамәлгә керә. Алар материалларның техник характеристикаларын, битум, боз һәм озон йогынтысына чыдамлыгын билгеләү ысулларын чагылдыра. Документлар Техник комитетның 465 “Төзелеш” экспертизасын узган һәм Техник җайга салу һәм метрология федераль агентлыгында теркәлгән.

Принципиаль рәвештә яңа түбә материаллары, моңа бәйле рәвештә, яңа түбә конструкцияләре барлыкка килү аларның эшкә яраклыкларын бәяләү ысуллары үсешенә мөмкинлек бирә. “Түбә һәм гидроизоляцияле сыгылма полимер материаллар” (термопластик һәм эламстомер). Озон йогынтысына чыдамлыгын билгеләү ысулы”, “Түбә һәм гидроизоляцияле сыгылма полимер материаллар” (термопластик һәм эламстомер). Гомуми техник шартлар”, “Түбә һәм гидроизоляцияле сыгылма полимер материаллар” (термопластик һәм эламстомер). Битум йогынтысына чыдамлыгын билгеләү ысулы”, “Түбә һәм гидроизоляцияле сыгылма битумлы һәм полимер материаллар” (термопластик һәм эламстомер). Бозга чыдамлыгын билгеләү ысулы” Р дәүләт стандартларын эшләү түбә һәм гидроизоляцияле материалларны илкүләм стандартлаштыру системасының стандартлаштыру буенча Европа комитеты уздыра торган эшләрдән артта калуын туктатырга ярдәм итә.

Яңа технологияләр, материаллар һәм материалларны куллану төрләре барлыкка килү белән төрле эш шартларында гидроизоляцияле түбә материалларының үз-үзләрен тотышларын тасвирлый торган яңа сынау ысулларына ихтыяҗ туды. Түбә материалының, аерым алганда, бозга чыдамлыгын билгеләү ысулы материалның механик көчкә чыдамлыгын бәяләргә мөмкинлегек бирә, бу мондый күренешләр еш күзәтелә торган климат зоналарындагы биналарның проектын ясаганда, бу зоналар өчен тиешле материаллар сайлаганда ярдәм итәчәк.

Документларны эшләгәндә, экспертларның күрсәтмәләре һәм тәкъдимнәре исәпкә алынган, оешма - стандартны эшләүче: Илкүләм түбәләр берләшмәсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International