Төзелеш өчен рөхсәт алуга бәйле максатчан модельне гамәлгә кертү буенча “юл карталары” РФ 84 субъектында кабул ителгән

2017 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

Россия Төзелеш министрлыгында Россия Федерациясе субъектларында “Төзелешкә һәм территориаль планлаштыруга рөхсәт алу” максатчан моделен гамәлгә кертүне мониторинглау буенча Федераль эш төркеменең утырышы узды. Чара статс-сәркатип – Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Наталья Антипина рәислегендә 21 мартта булды.

Утырышта эш төркеме РФ субъектларының максатчан модельне тормышка ашыру буенча “юл карталарын” раслау һәм RegionID системасында урнаштыру эше нәтиҗәләрен карады. Моннан тыш, тәкъдим ителгән “юл карталары”ның сыйфатын анализлауга йомгак ясалды һәм 2017 елда әлеге мәсьәлә буенча төбәкләрнең эшчәнлек нәтиҗәләрен бәяләү ысуллары билгеләнде.

Хәзерге вакытка “Төзелешкә һәм территориаль планлаштыруга рөхсәт алу” максатчан моделен гамәлгә кертү буенча “юл карталары” Россия Федерациясенең 84 субъектында кабул ителгән.

Утырышта катнашучылар “юл карталары”н анализлау нәтиҗәләре буенча аларга, шул исәптән, аларны тормышка ашыру күрсәткечләре һәм максатчан модельдә билгеләнгән күрсәткечләргә ирешү буенча төбәкләр тарафыннан планлаштырылган билгеле бер чаралар исемлеге өлкәсендә ачыклык кертү кирәклеген билгеләделәр.

Шулай ук төбәкләр тарафыннан максатчан модель буенча кирәкле мәгълүматны Region-ID системасына кертү эшен кыска вакыт эчендә тәмамларга кирәклеге билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International