Инспекциягә “Химград”территориясендә административ-җитештерү бинасы” объектында төзелеш тәмамлану турында хәбәр килде

2017 елның 22 марты, чәршәмбе

2017 елның 27 мартыннан 31 мартына кадәр Казан шәһәре, Восстания ур., 100 нче йорт адресы буенча “Химград” территориясендә административ-җитештерү бинасы”нда  тәмамланган төзелеш объектына карата, капиталь төзелеш объектында төзелеш тәмамлану турында Инспекциягә килгән хәбәргә нигезләнеп, Инспекция тарафыннан тикшерү үткәреләчәк.

Әлеге объектта дәүләт төзелеш күзәтчелеге төзелешне башлау турында хәбәр алынган мизгелдән башлап, төзелешнең барлык этапларында да гамәлгә ашырыла.

"Ирвис" фәнни-җитештерү предприятиесе" ҖЧҖ – бинаны төзүче булып тора. Бинаның гомуми мәйданы 3031,8 кв. м тәшкил итә.

Тикшерү башкарылган эшләрнең, капиталь төзелеш объектын төзү процессында кулланылган төзелеш материалларының, шулай ук шундый эшләр техник регламентларның, проект документларының таләпләренә туры килү-килмәү нәтиҗәләренең, шул исәптән тәмамлану этабында капиталь төзелеш объектларының энергетика нәтиҗәлелеге һәм кулланылган энергетика ресурсларын үлчәү чаралары белән җиһазландыру таләпләренә туры килү-килмәвен билгеләү максатыннан үткәрелә.

Тикшерү барышында төзүче, техник заказчы, төзүне гамәлгә ашыручы зат тарафыннан тикшерү өчен тәкъдим ителгән эшләрне башкаруга (шул исәптән аерым эшләр, төзелеш конструкцияләре, инженерия-тәэминат челтәрләре өлешләре, инженерия системалары һәм җиһазлары), төзелеш материалларын (эшләнмәләрен) куллануга, шулай ук төзелеш контролен гамәлгә ашыруга бәйле башкарылган эшләргә визуаль карау үткәрүгә (шул исәптән аерым эшләргә, төзелеш конструкцияләренә, инженерия-тәэминат челтәрләре өлешләренә, инженерия системаларына һәм җиһазларына) һәм кулланылган төзелеш материалларына (эшләнмәләренә) бәйле документлар каралачак.

Моннан тыш, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекторлары дәүләт төзелеше күзәтчелеген гамәлгә ашырганда һәм төзелеш контролен үткәргәндә ачыкланган бозуларны (җитешсезлекләрне) бетерү турында барлык актларны (күрсәтмәләрне, хәбәрләрне) тикшерәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International