Узган елда Татарстанда авария хәлендәге торак фондында 1413 торактан 4357 граждан күчерелгән

2017 елның 22 марты, чәршәмбе

Татарстанда 2016 елда 2 миллион 406,5 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган, шул исәптән социаль ипотека программасы буенча – 373,6 мең кв.м.  Бу хакта кичә V чакырылыш ТР Дәүләт Советының 26 нчы утырышында республиканың башкарма хакимияте органнары эшчәнлеге турында 2016 елга хисап белән чыгыш ясаган вакытта ТР Премьер-министры Илдар Халиков хәбәр итте.

Хөкүмәт Рәисе сөйләвенчә, күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасын тормышка ашыру дәвам итә. Шулай итеп, гомуми мәйданы 5 млн. кв. м тәшкил иткән 848 күпфатирлы йорт ремонтланган. 2017 елда тагын 996 күпфатирлы йортны яңарту планлаштырыла. “Арендалы торак төзү программасы буенча югары квалификацияле белгечләр җәлеп итү өчен гомуми мәйданы 20 мең кв. метрлы, 354 фатирлы 30 торак йорт файдалануга тапшырылды”, – дип хәбәр итте ул депутатларга.

Шулай ук, ТР Премьер-министры сүзләренә караганда, аерым граждан категорияләрен торак белән тәэмин итү эше дәвам итә. Узган елда 407 Бөек Ватан сугышы ветераны торак шартларын яхшырткан. 2017 елда бу максатларга 123 ветеранга субсидия бүленеп биреләчәк.

Тулырак итеп: http://www.tatar-inform.ru/news/2017/03/21/544439/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International