Хөкүмәт эшчәнлеге турында хисапны V чакырылыш ТР Дәүләт Советының 26 утырышында тыңлаячаклар

2017 елның 21 марты, сишәмбе

Казанда республика парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә V чакырылыш ТР Дәүләт Советының 26 утырышы уза.

Депутатлар 24 мәсьәлә караячак, шул исәптән – 11 республика закон проектын һәм 11 федераль закон проектын һәм инициативаны. 

Көн үзәгендәге төп мәсьәлә – 2016 елда республика башкарма хакимияте органнары эшчәнлеге турында хисап, аны ТР Премьер-министры Илдар Халиков тәкъдим итәчәк.

Беренче укылышка ТР Сайлау һәм Экология кодексларына үзгәрешләр кертә торган закон проектлары әзерләгән. Шулай ук түбәндәге Татарстан законнарына үзгәрешләр кертү көтелә: җирле үзидарә турында, алкоголь продукциясен ваклап сату буенча өстәмә чикләүләр турында, урманнардан файдалану турында, физик культура һәм спорт турында, яшьләр һәм дәүләт яшьләр сәясәте турында һәм Татарстан Республикасында халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм күрсәтү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру турында.

Депутатлар икенче укылышта “ТР Иҗтимагый палатасы турында”гы һәм “Гражданнарның торак хокукларын яклауны тәэмин итү турында”гы ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында” закон проектларын караячак.

Төбәк парламенты утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм башка рәсми затлар катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International