Россиядә минералмамыклы изоляцияләү материалларын куллану буенча илкүләм стандарты расланды

2017 елның 20 марты, дүшәмбе

Илкүләм стандартлар эшләү программасы кысаларында Россиянең Төзелеш министрлыгы карамагындагы “Төзелештә нормалаштыру, стандартлаштыру һәм техник яктан ярашуны бәяләү буенчаи федераль үзәк» ФАУсе «Җылылыкны изоляцияләү материаллары һәм эшләнмәләре. Минералмамыклы изоляцияләү материалларының нәтиҗәле файдалану вакытын билгеләү методы» дигщн яңа илкүләм стандартын әзерләде. Стандарт Техник комитетның 465 санлы «Төзелеш» экспертизасын узды һәм Росстандартта теркәлде.

Стандарт минералмамыклы изоляцияләү материалларының һәм эшләнмәләренең аерып торучы конструкцияләрдә аларны куллануны модельләштерү шартларында җылылык-физика сыйфатламаларын билгеләүдә тәҗрибә методын билгели.

Әлеге стандартта билгеләнгән метод аерып торучы конструкцияләрне тышкы мохитнең температура йогынтысыннан җылылыкны изоляцияләү сыйфатында кулланылган, завод ясаган минералмамыклы эшләнмәләрнең кулланылышына бәйле җылылык-физика сыйфатламаларын фаразларга, куллану процессында аларның үзгәрешен һәм элеге эшләнмәләрнең нәтиҗәле куллану вакытын тәҗрибәи рәвештә билгеләргә мөмкинлек бирә.

Эшләнмәнең проект күрсәткечләре дәрәҗәсендә үзенең җылылык саклау үзлекләрен саклаган чоры, стандартта тәкъдим ителгән билгеләмә нигезендә, нәтиҗәле куллану вакыты санала, ул лабораториядә үткәрелгән сынау нәтиҗәләре белән раслана һәм шартлыча файдалану еллары (хезмәт итү вакыты) белән билгеләнә.

Минералмамыклы изоляцияләү материалларының нәтиҗәле куллану вакытын билгеләү методын билгеләүче норматив документ моңарчы Россия Федерациясендә булмаган.

Заманча минерал изоляциясе җитештерүчеләренең «Росизол» ассоциациясе стандартны уйлап табучы булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International