2017 ел ахырына кадәр торак пунктларда урам-юл челтәрен, иҗтимагый һәм транспорт корылмаларын проектлау өлкәсендә норматив-техник база сизелерлек дәрәҗәдә яңартылачак. Бу хакта 15 мартта Россия Төзелеш министрлыгында булган эшлекле киңәшмә барышында Шәһәр төзелеше эшчәнлеге һәм архитектура департаменты ведомствосы директоры Алексей Гришин хәбәр итте.
Аерым алганда, бүгенге көндә түбәндәге берничә яңа кагыйдәләр җыелмасы эшләнә: «Торак пунктларның урамнары һәм юллары. Проектлау кагыйдәләре», «Транспорт-күчеш төеннәре. Проектлау кагыйдәләре», «Вокзал биналары. Проектлау кагыйдәләре», «Яр буйлары. Проектлау кагыйдәләре».
«Шәһәрдә җәмәгатьчелекнең җир өсте транспортын эшләтү өчен шәһәр урамнарының һәм юлларының куркынычсызлыгын һәм вазыйфалылыгын оптимальләштерү, шул исәптән урамда машина кую урыннары, велосипедчылар һәм җәяүлеләр инфраструктурасын булдыру шартларында, торак пунктлардагы урманнарны һәм юлларны һәм транспорттан төшеп утыру урыннарын проектлау буенча әзерләнә торган документларның төп бурычы булып тора»,– диде Алексей Гришин.
Аның сүзләренә караганда, әлеге документларда транспорттан күчеп утыру урыннарында транспорт һәм җәяүлеләр хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча таләпләр, велосипедчылар һәм җәяүлеләр инфраструктурасын оештыру кагыйдәләре язылган булачак. Шулай ук транспорттан күчеп утырган җирдән ерак булмаган машина кую урыннарын һәм транспорт чараларының кыска вакытлы тукталыш урыннарын кору кагыйдәләре дә расланачак.
«Вокзал биналары. Проектлау кагыйдәләре»кагыйдәләр җыелмасында
пассажирлар өчен уңайлы шартлар тәэмин итүне, шулай ук бүгенге көндә кирәкле куркынычсызлык дәрәҗәсен тәэмин итүне исәпкә алып, вокзал биналарының инженерлык системаларына, күләмле планлаштыру һәм конструкция чишелешләренә таләпләр куелачак.
«Яр буйлары. Проектлау кагыйдәләре» кагыйдәләр җыелмасына килгәндә, шәһәр төзелеше, функциональ-технологик, күләмле планлаштыру, архитектура-төзелеш, яр буйлары һәм яр ныгыту корылмаларының инженерия чишелешләренә карата таләпләр нормалаштырылган булачак.
«Аерым алганда, яр буе корылышын, рельеф чокырлы булган урыннарда аска төшү өчен баскычлар белән җиһазландырылган этеп торучы диварларны, күренеш мәйданчыкларын һәм су янына төшү урыннарын планлаштыруга тәгаенләштерелгән таләпләр билгеләнәчәк. Шулай ук, элегрәк булган төзелмәләр белән бәйләп, яр буеннан үтүче җәяүлеләр бульварын җайлау (төзекләндерү, яшелләндерү), яр буен яктырту таләпләре дә билгеләнәчәк», – дип ачыклык кертте Россия Төзелеш министрлыгының Шәһәр төзелеше эшчәнлеге һәм архитектура департаменты директоры.
Россия Төзелеш министрлыгы йөкләмәсе буенча, документларны эшләү Төзелештә нормалаштыру, стандартлаштыру һәм техник яктан ярашуны бәяләү буенча федераль үзәк тарафыннан гамәлгә ашырыла.
«Күрсәтелгән кагыйдәләр җыелмасын эшләү – шәһәрләрнең тотрыклы үсешендә норматив-техник база формалаштыру, шул исәптән куркынычсыз һәм уңайлы шәһәр мөхитен тәэмин итү, җәмгыятьнең заманча үсеш күренешләренә җавап бирүче прогрессив ресурсларны саклау технологияләрен, бина һәм корылмаларның эксплуатацияләү методларын куллану буенча зур, бүгенге көндә өстенлекле булган эш юнәлешенең бер өлеше», – дип шәрехләде «Федераль стандартлаштыру үзәге» ФАУ җитәкчесе Дмитрий Михеев.