30 мартта төзелеш эшләрен биеклектә җитештерүдә куркынычсызлык тәэмин итү һәм оештыру буенча семинар узачак

2016 елның 1 марты, сишәмбе

Төзелештә имгәнүләр һәм бәхетсезлек очраклары кисәтү өчен профилактик эш сыйфатын күтәрү, төзелеш мәйданында  куркыныч итештерү факторлар туудан профессиональ рисклар барлыккак килмәс өчен профессиональ компетентлыкны арттыру максатыннан, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы  ТР төзүчеләр Берлеге, ТР төзүчеләр Союзы, КДАТУ белән берлектә "Төзелеш эшләрен биеклектә җитештерүдә куркынычсызлык тәэмин итү һәм оештыру” семинары үткәрә.

Семинар кысаларында “Монолит биналар төзелеш эшләрен биеклектә җитештерүдә куркынычсызлык тәэмин итү һәм оештыру” инновацион укыту-методик фильмы күрсәтеләчәк. Шулай ук, экспертлар биеклектә эшләгәндә хезмәтне саклау буенча яңа кагыйдәләр, хезмәт шартларын махсус бәяләүнең яңа тәртибе, хезмәт саклай кануннарын бозу өчен өстәмә җаваплылык  нормалары турында фикер алышачак

Чара 30 мартта түбәндәге адрес буенча узачак: Казан, Яшел ур., 2 КДАТУ тулай торыгы №4 янкормасы.

Семинарны алып баручы: проректоры, КДАТУ Иминлеге җитештерү һәм хокук кафедрасы мөдире Шәрәфетдинов Дамир Камилович

Катнашу һәм теркәлү турын мәгълүмат һәм шартлар:

Телефон – (843) 510 46 07, 8 987 2901387 моб.

эл. почта аша – damirkgasu@gmail.com

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International