Татарстанда 12-30 мартларда танылган россия экспертлары җитәкчелегендә узачак "Язгы МАРШ” воркшопында катнашу өчен яшь архитекторлар туплау бәйгесе игълан ителгән. Катнашучылар Татарстанның шәһәр һәм поселокларына җиде яңа иҗтимагый зоналар өчен архитектура концепциясе тудырачак. Чара "МАРШЫ" архитектура мәктәбе һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан оештырылган.
Концепциянең иҗтимагый зоналары эшче проектлары нигезенә салыначак, ә воркшопта катнашучылар эшче проект төркемнәре составында әлеге проектлар алдагы стадияләрендә идеолог һәм алып баручылар булачак. Проектларны гамәлгә ашыру 2016 елның яз-җәенә планлаштырыла.
Воркшопта катнашу өчен 30 елдан өлкәнрәк булмаган архитекторлар һәм архитектура югары уку йортлары соңгы курс студенлары чакырыла. Конкурстнигезендә Татарстаннан һәм башка төбәкләрдән проектны тормышка ашыру вакытына Татарстанда яшәргә әзер булган 30 яшь архитектор сайлап алыначак, дип хәбәр итә оештыручылар.