Түбән Кама шәһәрендәге тышкы инженерлык челтәрләре белән 10 катлы, 120 фатирга исәпләнгән 7 номерлы торак йорт ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының техник регламентларның (нормаларның һәм кагыйдәләрнең), башка норматив-хокукый актларның һәм проект документларының таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелегенә карата таләпләргә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителешенә карата таләпләргә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе алды. Торак йорт Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы Дәүләт торак фондының инвестиция чыгамнарына кертелгән.