“Татарстан-Яңа гасыр” телеканалында “7 дней” программасының яңа чыгарылышы булды, анда Татарстан Республикасында гражданнарны аварияле торак фондыннан күчерү программаларын үтәү хакында сөйләделәр.
Сюжетта Югары Ослан авылындагы аварияле торак йортта күчерү турында сөйлиләр. Муниципаль хакимиятләр бу йортта яшәүчеләргә күченүнең төрле вариантларын тәкъдим иткән. Әгәр милекченең башка төрле торагы бар икән, беренче вариант гамәлдә була һәм ул дәүләттән торакның сатып алу бәясенә тигез булган сумманы алудан гыйбарәт, сатып алу бәясе 1 квадрат метр өчен 11022 сум тәшкил итә. Киләчәктә милекче бу акчаны социаль ипотека программасы буенча яңа фатир алу өчен беренче кертеп буларак түли ала.
Югары Осландагы аварияле торак милекчеләренең барысы да тәкъдим ителгән вариант белән килешмәгән. Аларның кайберләре бер квадрат метр өчен сатып алу бәясенең 11022 сумнан торуын артык арзанга санап, судка мөрәҗәгать итү турында карар кылган.
Суд милекчеләрнең мөрәҗәгатен канәгатьләндерүдән баш тарту турында карар кабул иткән. Хәзер алар бәйсез бәяләүчеләр билгеләгән сатып алу бәясенә генә исәп тота ала. Бу бәя квадрат метр өчен 4135 сум тәшкил итә.
Тапшыруны түбәндәге сылтама буенча карарга мөмкин .
ТР Төзелеш министрлыгы