14 октябрьдә Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында Сергей Степашин җитәкчелегендә һәм ведомство башлыгы Михаил Мень катнашында Россиянең Төзелеш министрлыгы карамагындагы Иҗтимагый совет Президиумы утырышы булды. Көн тәртибенә куелган мәсьәләләрнең берсе өлешләп төзү өлкәсендә законнарны үзгәртү буенча тәкъдимнәр әзерләүгә карата ведомствоара төркем эшенең аралык йомгаклары булды.
“Өлешләп төзү өлкәсендәге законнарны үзгәртү буенча башлангыч концепция якын арада әзер булачак”, – диде Михаил Мень.
Ведомство башлыгы искәртеп узганча, 1 октябрьдән башлап торак-төзелеш кооперативларына бердән артык йорт төзергә мөмкинлек бирми торган үзгәрешләр гамәлгә керде. “Намуссыз төзүчеләр аркасында проблемалар барлыкка килә торган бер җитешсез як бетерелде. Безгә граждан-соинвесторларны яклау өчен әле бик күп эшләргә кирәк”, – дип тә өстәде министр.
Моннан тыш, ТТК схемасы буенча гражданнарның акчаларын җәлеп итүдә куркынычларны киметү өчен шулай ук ТТКда төзелеш стадиясендә булган фатирларны сату рекламасын тыярга һәм кооперативларны, төзүчеләр кебек үк, гражданнардан җәлеп ителә торган акчалар турында контрольлек органнары каршында хисап тотарга мәҗбүр итәргә тәкъдим ителә. Бу хакта үзенең докладында Статс-сәркатип, Россия Төзелеш министры урынбасары Наталья Антипина сөйләде.
Аның сүзләреннән аңлашылганча, хәзерге вакытта граждан-соинвесторларның акчаларын җәлеп итүче төзүчеләрнең Бердәм реестрын булдыру тәкъдиме карала, ул Россиянең Төзелеш министрлыгы сайтында ирекле файдалануда урнаштырылачак.
Өлешчеләрнең акчаларын максатчан файдалану буенча җаваплылык кертү дискуссия темасына әверелде. 214-ФЗ үзгәртү буенча эш төркеме хәзерге вакытта төзүче тарафыннан өлешчеләрдән төрле проектлар буенча алынган акчаларны аерым исәпкә алуны алып бару тәкъдимен карап тикшерә. “Өлешчеләрнең бер проект буенча алынган акчасы башка проектны финанслау өчен тотылырга тиеш түгел”, – дип ассызыклады Наталья Антипина. Моннан тыш, акчаны тиешле счетка кертүдән башка өлешче белән төзүче арасында исәп-хисап ясауны тыю да планлаштырыла. “Без башка илләрдәге тәҗрибәне өйрәндек, һәм бу модель анда эшли”, – диде министр урынбасары.
Ләкин, утырышта катнашучылар билгеләп узганча, әлеге модельне тормышка ашырыр алдыннан акчаны максатчан файдалану төшенчәсен тиешенчә эшләп бетерергә кирәк. Чөнки, Төзүчеләрне уртак иминиятләштерү җәмгыяте (ОВС) идарәсе рәисе Александр Ручьев билгеләп узганча, акчаның 50% өлеше исәпкә алынмаячак. “Хәзерге вакытта акчаның 50% өлеше тиешле инфраструктураны төзү өчен тотыла”, – дип тәгаенләде ОВС башлыгы.
Сергей Степашин әлеге фикер каршылыгын өлешләп төзү өлкәсендәге законнарны үзгәртү буенча тәкъдимнәр концепциясенә кертергә һәм РФ Хөкүмәте карап тикшерүенә калдырырга киңәш итте.
Россиянең Төзелеш министрлыгы