Күпфатирлы йортларны һәм (яки) башка күчемсез милек объектларын өлешләп төзү өлкәсендә дәүләти җайга салу, контрольлек һәм күзәтчелек итү мәсьәләләре буенча Гомумроссия киңәшмәсе 7 октябрьдә Ставропольдә узды.
Киңәшмәдә Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары, статс-сәркатиб Наталья Антипина чыгыш ясады. Үзенең докладында министр урынбасары, торак тапшыру күләмнәрен арттыру белән берлектә, Россия Төзелеш министрлыгының акчалары торак төзелешен финанслау чыганагы буларак кулланылган гражданнарның хокуклары бозылуга юл куймау буенча эш алып барганлыгы хакында искәртте. “Төзүчеләрнең һәм дәүләт контрольлегенең җаваплылык институтлары алданган өлешчеләрне булдырмауда әһәмиятле механизм булып санала, ләкин алар 100 процентлы яклауны тәэмин итми”, – дип билгеләде министр урынбасары. Ул искәртеп узганча, ведомствога өлешләп төзү өлкәсендә законнарны үзгәртү буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушылган.
“Ведомствоара эш төркеме ике юнәлештә эш алып бара: торак төзелешен финанслауда гражданнарның өлешен киметү һәм граждан-соинвесторларның акчаларыннан файдаланганда куркынычларны киметү”, – дип сөйләде ул. Асылда, хәзерге вакытта торак төзелешен финанслауда банкларның өлешен арттыру тәкъдиме турында фикер алышына. “Төзелә торган торак сатып алырга теләүче гражданнарның эскроу-счетларындагы акчаларын аккумуляцияләү институты ярдәмендә төзүчеләргә банк кредиты бирү буенча ставкаларны киметү мөмкинлеген карыйбыз”, – дип тәгаенләде Наталья Антипина.
Болар белән берлектә, төзүчеләрнең үз өлешен дә арттыру планлаштырыла. Моның өчен, бәлки, төзүченең шәхси капиталының (яки устав капиталының, яки чиста активларының) күләменә карата минималь таләпләр билгеләнер. Ләкин башка критерийлар буенча төзүчегә карата таләпләр катгыйландырылачак.
Министр урынбасары сүзләреннән аңлашылганча, төзүче тарафыннан өлешчеләрдән төрле проектлар буенча алынган акчаларны аерым исәпкә алу әһәмиятле тәкъдим булып тора. “Бер проект өлешчеләренең акчасы башка проектны финанслау өчен тотылырга тиеш түгел. Аерым исәп алып бару өчен аерым счетлар ачу киңәш ителә. Бу таләпне бозган өчен төзүчеләрнең җаваплылык чараларын шулай ук катгыйландыру тәкъдим ителә”, – дип ассызыклады Наталья Антипина.
Йомгаклап, министр урынбасары өлешләп төзүне контрольдә тоту органнары эшчәнлегенә аеруча игътибар бирде. “Без дәүләт хакимияте органнарына тиешле компетенция бүлеп бирүнең региональ тәҗрибәсен гомумиләштердек. Бер регионда контрольлек органнарының эшчәнлеге дәүләт сәясәтен эшләү белән, икенчеләрендә – дәүләт төзелеш күзәтчелеге белән берләштерелә. Контрольлек органнары структурасын тәртипкә салырга кирәк дип саныйм”, – дип нәтиҗә ясады Россия төзелеш министры урынбасары.
Россия Төзелеш министрлыгы