Инспектор аңлата: Соңгы тикшерү ничек һәм кайда үткәрелә?

2015 елның 7 октябре, чәршәмбе

Сорау: Соңгы тикшерү ничек һәм кайда үткәрелә?

ҖавапИнспекция тарафыннан капиталь төзелеш объектының төзелеше, үзгәртеп корылышы тәмамлану турында төзүчедән (техник заказчыдан) хәбәр алынгач  (“Инспектор аңлата” материалларының элеккеге чыгарылышларын карагыз) объектта күзәтчелек башкару өчен җаваплы булган вазифаи зат 7 эш көне дәвамында төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының техник регламентларның (нормаларның һәм кагыйдәләрнең), башка норматив-хокукый актларның һәм проект документларының таләпләренә ярашуын карау буенча соңгы тикшерү (алга таба – соңгы тикшерү) оештыра (билгели) һәм “хокук бозулар ачыкланган очракта тиешле административ чаралар күреп тикшерүләр үткәрү” административ процедурасы нигезендә тикшерү үткәрә.

Вазифаи затлар соңгы тикшерүне үткәрә, техник регламентлар (нормалар һәм кагыйдәләр), башка норматив-хокукый актлар, проект документлары буенча ачыкланган бозу очракларына карата, соңгы тикшерү актына теркәп, үз имзаларын куеп, кисәтүләрен җиткерә.

Соңгы тикшерү акты соңгы тикшерүне үткәргән вазифаи затлар тарафыннан ике нөсхәдә әзерләнә һәм имзалана (бер нөсхәсе төзүчегә (техник заказчыга) бирелә, икенчесе дәүләт төзелеш күзәтчелеге органында кала).

Кисәтүләрне (булган очракта) һәм бозуларны бетерү турында күрсәтмәсе булган соңгы тикшерү акты объектта күзәтчелек башкару өчен җаваплы булган вазифаи зат тарафыннан төзүчегә (техник заказчыга) җибәрелә.

Соңгы тикшерү актын алганнан соң һәм кисәтүләрне бетергәннән соң төзүче (техник заказчы) Инспекциягә ачыкланган бозуларны бетерү турында хәбәрнамә, капиталь төзелеш объектының төзелеше, үзгәртеп корылышы тәмамлану турында хәбәрнамә җибәрә.

Соңгы тикшерү акты (кисәтүләре булмаган) төзүчегә (техник заказчыга) төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының техник регламентларның (нормаларның һәм кагыйдәләрнең), башка норматив-хокукый актларның һәм проект документларының таләпләренә, шул исәптән энергетика ягыннан нәтиҗәлелек таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының файдаланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителешенә карата булган таләпләргә ярашуы турында бәяләмә (алга таба – ЯТБ) алу өчен нигез булып тора. 

Кисәтүләре булган соңгы тикшерү акты, төзүче яки техник заказчы ЯТБ бирүне сорап мөрәҗәгать иткән очракта, ЯТБ бирүдән баш тарту турында карар кабул итү өчен нигез булып тора.

Искәрмә: Инспекция эшчәнлеге турында еш бирелә торган сорауларга җаваплар архивы белән  "Матбугат хезмәте. Инспектор аңлата"  рубрикасында танышырга мөмкин. Мәгълүмат рус һәм татар телләрендә.

 

 ТР ДТКИ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International