Татарстан Республикасы Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе башлыгы карамагындагы коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы 2015 елның 12 октябрендә, 14.00 сәгатьтә булачак.
Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралачак:
1. 2015 елның беренче яртыеллыгында 2013 елның 5 апрелендәге “Дәүләти һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен сатып алулар, эшләр, хезмәтләр өлкәсендә контракт системасы хакында”гы Федераль закон үтәлеше нәтиҗәләрен карап тикшерү.
2. ТР ДТКИ Көнбатыш территориаль органында коррупциягә каршы көрәш сәясәте чараларын тормышка ашыру хакында.
3. Татарстан Республикасының социаль-икътисади мониторинг буенча комитеты тарафыннан әзерләнгән “Татарстан Республикасы халкының коррупция турындагы фикерен өйрәнү” социологик тикшеренү материалларын карау.
ТР ДТКИ матбугат хезмәте, дәүләт хезмәте һәм кадрлар сәясәте бүлеге материаллары нигезендә