Татарстан Республикасының Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясендә Инспекциядә коррупция торышы буенча җәмәгатьчелек фикерен сораштыру гамәлгә ашырыла. Анкета сорауларына рәсми сайтта, “Коррупциягә каршы көрәш” бүлегенең “Ведомствода коррупция турында сораштыру” бүлекчәсендә яисә http://gsn.tatarstan.ru/rus/opros.htm сылтамасы буенча җавап бирергә була.
Әлеге тикшеренү Инспекция эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттырырга, шулай ук Инспекциядәге вазифаи затлар арасында коррупция күренешләрен булдырмас өчен оператив чаралар күрергә мөмкинлек бирәчәк.
ТР ДТКИ матбугат хезмәте, дәүләт хезмәте һәм кадрлар сәясәте мәсьәләләре буенча бүлек материаллары нигезендә