Төзелештә стандартлар һәм кагыйдәләр җыелмасы исемлеге актуальләштерелде

2015 елның 5 октябре, дүшәмбе

Проектлаганда һәм төзегәндә куллану өчен мәҗбүри булган илкүләм стандартлар һәм кагыйдәләр җыелмасы исемлегенә үзгәрешләр кертелде. Тиешле 1033 номерлы карар  Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан 2015 елның 29 сентябрендә кабул ителде.

Төзегәндә һәм проектлаганда куллану өчен мәҗбүри булган стандартларның һәм кагыйдәләр җыелмасының исемлеген актуальләштерү зарурлыгы аңа кертелгән норматив документларның эчтәлеге һәм рубрикациясе үзгәрүгә бәйле. Яңа редакциядә шулай ук Россия Төзелеш министрлыгына ирештерелгән тәкъдимнәр дә исәпкә алынган.

Асылда, исемлеккә түбәндәге ГОСТ бүлекләре өстәлгән: 18105-2010 “Бетоннар. Ныклылыкны контрольдә тоту һәм бәяләү кагыйдәләре” һәм Р 52044-2003 “Автомобиль юлларында һәм шәһәр һәм авыл җирлекләре территорияләрендә тышкы реклама. Тышкы реклама чараларына карата гомуми техник таләпләр. Урнаштыру кагыйдәләре”.

“Быелның 1 июлендә гамәлгә кергән яңа Мәҗбүри стандартлар һәм кагыйдәләр җыелмасы исемлеге даими рәвештә актуальләштерелеп торачак – норматив-техник база даими үзгәреп тора, яңа технологияләр һәм эш ысуллары, төзелешкә карата яңа таләпләр барлыкка килә, аларның барысы да Исемлектә исәпкә алынырга тиеш”, – дип аңлатты Россия Төзелеш министрлыгының шәһәр төзелеше эшчәнлеге һәм архитектура департаменты директоры Андрей Белюченко.

Документ Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы тарафыннан РФ Хөкүмәте йөкләмәләре нигезендә эшләнгән һәм 2014 елның 26 декабрендәге “Аларны куллану нәтиҗәсендә мәҗбүри нигездә “Биналарның һәм корылмаларның иминлеге турында техник регламент” Федераль законы таләпләренең үтәлеше тәэмин ителә  торган илкүләм стандартларны һәм кагыйдәләр җыелмасын (мондый стандартларның һәм кагыйдәләр җыелмасының өлешләрен) раслау турында” (1521 исемлек) 1521 номерлы РФ Хөкүмәте карарына төзәтмәләр кертүне күздә тота.

 

Россия Төзелеш министрлыгы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International