Проектлаганда һәм төзегәндә куллану өчен мәҗбүри булган барлык норматив-техник документларны реестрга берләштерәчәкләр

2015 елның 24 сентябре, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы проектлаганда һәм төзегәндә куллану өчен мәҗбүри булган норматив-хокукый актларның һәм норматив-техник характердагы актларның реестрын (классификаторын) төзү буенча эш алып бара, дип хәбәр итте бу хакта 23 сентябрь көнне Россия Төзелеш министрлыгы карамагындагы Иҗтимагый советның Шәһәр төзелеше эшчәнлеге һәм архитектура өлкәсендәге комиссия утырышында шәһәр төзелеше эшчәнлеге һәм архитектура департаменты директоры Андрей Белюченко.

“Хәзерге вакытта ничек проектларга һәм төзергә икәнлеге хакында аңлатучы норматив-техник характердагы документлар күп җыелды. Әлеге мәсьәләдә тәртип урнаштыру өчен без капиталь төзелеш объектларын проектлаганда һәм төзегәндә кулланылырга тиешле норматив-хокукый актларның һәм норматив-техник характердагы актларның реестрын төзибез”, – диде Андрей Белюченко.  

Реестр берничә блоктан торачак: беренчесе – норматив-хокукый документлар (актлар), шул исәптән дәүләти булмаган җайга салу документлары (ЕврАзЭС техник регламенты, конвенцияләр) һәм федераль дәрәҗәдәге документлар (норматив-хокукый һәм боеру актлары), икенчесе – норматив-техник характердагы ведомство документлары (актлары).

Департамент директоры сүзләреннән аңлашылганча, быел Россия Төзелеш министрлыгы реестрны алып бару һәм тутыру тәртибе турында РФ Хөкүмәте карары чыгарырга исәп тота, ә киләсе елда аны ФАУ ФЦС дәүләт биреме кысаларында тутыру планлаштырыла. Киләсе елда реестр һәркем файдалана алырлык ведомстволы мәгълүмат системасы буларак функцияли башлар дип көтелә, анда һәркем кереп, төзелеш өлкәсендәге куллану өчен зарури булган документларның актуаль версиясен карый алачак, диде ул.

Моннан тыш, Андрей Белюченко хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта төзелеш материалларының, эшләнмәләренең һәм конструкцияләрнең каталогын төзү буенча эш алып барыла, бу исә Россиядә биналарны мәгълүмати модельләштерү технологияләрен (Building Information Modeling) уңышлы эшләтеп җибәрү өчен мөһим. “Шулай ук бу максатларда BIM-технологияләр буенча дәүләт стандарты эшләү планлаштырыла”, – дип билгеләде ул, һөнәри бергәлекне әлеге эштә актив катнашырга өндәп.

Үз чиратында комиссия әгъзалары объектларны BIM нигезендә проектлауга күчү кирәклеге турында искәрттеләр, чөнки мондый технология проектлаганда һәм төзегәндә бик тә нәтиҗәле икән. Утырыш нәтиҗәләре буенча төзелеш тәҗрибәсенә биналарны мәгълүмати модельләштерү технологияләрен кертү буенча конкрет тәкъдимнәр төзеләчәк, алар Россия Төзелеш министрлыгына тапшырылачак.


Россиянең Төзелеш министрлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International