Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасының
Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе
рус
тат
eng
Сорау бирү
ИНСПЕКЦИЯ
Максатлар һәм бурычлар
Инспекция җитәкчелеге
Инспекция структурасы
Җирле органнар
Тарих
ТР ДТК Инспекциясе каршындагы Иҗтимагый совет
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНДА ТӨЗЕЛЕШ ТАРМАГЫ ТӨЗЕЛҮНЕҢ 100 ЕЛЛЫГЫНА
Эшчәнлек
Дәүләт контроле (күзәтчелеге)
Дәүләт хезмәтләре
Инспектор аңлата
Коррупциягә каршы көрәш
КАДРЛАР СӘЯСӘТЕ
Файдалы мәгълүмат
СИТУАЦИОН ҮЗӘК
"ТР Төзелеш күзәтчелеге" мәгълүмати-аналитика системасы
ВИРТУАЛЬ МУЗЕЙ: «ТАССР ДӘҮЛӘТ ТӨЗЕЛЕШ КҮЗӘТЧЕЛЕГЕ ТАРИХЫ»
«ДӘҮЛӘТ ХЕЗМӘТЛӘРЕ КҮРСӘТҮ СЫЙФАТЫН МОНИТОРИНГЛАУНЫҢ МӘГЪЛҮМАТИ-АНАЛИТИК СИСТЕМАСЫ» АВТОМАТЛАШТЫРЫЛГАН МӘГЪЛҮМАТ СИСТЕМАСЫНЫҢ СОРАШТЫРУ МОДУЛЕ
НОРМАТИВ ДОКУМЕНТЛАР
Юридик ярдәм
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Цифрлы трансформация проектларын гамәлгә ашыру
Матбугат хезмәте
Матбугатка күзәтү
Инспекция башлыгына сорау бирү
Элемтәләр
Фоторепортажлар
Семинарлар-киңәшмәләр үткәрү
Видеорепортажи
МӨРӘҖӘГАТЬЛӘР
Интернет кабул итү
Еш бирелә торган сораулар
Гражданнарны шәхси кабул итү
Бушлай юридик ярдәм
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү турында законнар
Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау буенча статистика хисаплары
Казанда яңа бала бакчасы ачылды
2015 елның 25 сентябре, җомга
Казанның Совет районында яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе – “Арлекин” исемендәге балалар бакчасы ачылды.
Балаларны, аларның әти-әниләрен һәм педагоглар төркемен “өй туе” белән Казан Мэры Илсур Метшин котлады. Балалар бакчасын ачу тантанасында Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья Гречанникова, Совет районы администрациясе башлыгы Рөстәм Гафаров, Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин һәм башкалар катнашты.
Шәһәр башлыгы залга җыелган барлык кунакларны чын күңелдән котлады. “Яңа балалар бакчасы ачылу уңаеннан без сезнең белән бергә шатланабыз. Элек балалар бакчалары җитмәү мәсьәләсе бик җитдиләрдән иде, ләкин хәзер ул тарихка керә бара”, - диде И.Метшин. Шәһәр башлыгы мәктәпкәчә белем бирү мәсьәләләренә зур игътибар биргән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт сүзләрен җиткерде.
146-нчы номерлы катнаш төрдәге “Арлекин” балалар бакчасы Гали Динмөхәммәтов урамы, 4б адресы буенча урнашкан. Ул 11 төркемдә шөгыльләнәчәк 220 балага исәпләнгән. Бина территориясе тулысынча төзекләндерелгән: биредә уен, спорт мәйданчыклары һәм бик күп кече архитектура формалары урнаштырылган. Балалар бакчасында музыка, хореография, физик тәрбия шөгыльләре өчен аерым заллар, сенсор бүлмәсе һ.б. бар.
Шәһәр башлыгы балаларның сәламәт һәм бәхетле булып үсүләрен, әти-әниләрен шатландырып торуларын, педагоглар төркеменә исә эшләрендә уңышлар теләде. Кичә ахырында Казан Мэры балаларга бәйрәм торты, балалар бакчасына музыкаль җиһазлар һәм спорт инвентаре алу өчен сертификат тапшырды.
2015 елда республика президент программа буенча 75 бала бакчасы ачырга планлаштырылган.
Казан мэриясенең рәсми порталы материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
май, 2026 ел
“ТУРАNOVA” торак комплексында яңа йортны тикшерү бара
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Яшел Үзән районындагы “ТУРАNOVA” торак комплексының 2 нче номерлы яңа йортының (икенче чират) проект документациясе таләпләренә туры килү-килмәвен тикшерә, дип хәбәр итә ведомство башлыгы Вәли Нәҗмиев.
12
май, 2026 ел
Казанда KazanForum 2026 узачак
12 майдан 17 майга кадәр Татарстан башкаласында «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2026» XVII халыкара икътисадый форумы узачак.
9
май, 2026 ел
Җиңү Көне...
Кадерле татарстанлылар!
8
май, 2026 ел
ТР ДТК Инспекциясендә “Хәтер эстафетасы” тарихи квиз уздырдылар
Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә Җиңү көненә багышланган “Хәтер эстафетасы” тарихи-агарту квизы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз