Казанда 17 нче Халыкара Көзге төзелеш форумы башланды

2015 елның 30 сентябре, чәршәмбе

Чараны тантаналы ачуда сәламләү сүзләре белән Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары в.б. А.С. Әхмәтшин чыгыш ясады.

17 нче Халыкара Көзге төзүчеләр форумы 2015 елның 30 сентябреннән башлап  2 октябренә кадәр “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә узачак. “Торак” 17 нче Халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе һәм 9 нчы “Биналарның һәм корылмаларның инженерлык коммуникацияләре” махсуслаштырылган күргәзмәсе Форумның әһәмиятле вакыйгаларына әвереләчәк.

Форум кысаларында түгәрәк өстәлләр, семинарлар һәм конференцияләр узачак, аларда әйдәүче туган ил һәм чит ил компанияләре вәкилләре катнашачак.

“Төзелештә техник җайга салу. Объектларны проектлаганда һәм төзегәндә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү. Норматив документларны гармонияләштерү, кирәгеннән артык таләпләрне бетерү, бердәм эш ысуллары булдыру” фәнни-тәҗрибәи конференциясе Форумның төп чарасы булачак. Әлеге чараның оештыручылары – Татарстан Республикасының Гражданлык оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр буенча министрлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы,  “Казанский Гипронииавиапром” ААҖ һәм “Казан ярминкәсе” ААҖ.

2015 елгы Көзге төзелеш форумы кысаларында шулай ук уникаль чара – су каналлары, ТКХ һәм тышкы су үткәргеч һәм канализация челтәрләрен эксплуатацияләү һәм ремонтлау белән бәйле башка компанияләр һәм предприятиеләр арасында “Russian Water Cup” (“Рашн Вотер Кап”) I Россия Һөнәри Осталык Чемпионаты узачак.


ТР Төзелеш министрлыгы матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International