1 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көне (International Day of Older Persons) билгеләп үтелә. 1990 елның 14 декабрендә, картаю проблемаларына игътибар юнәлтү өчен, БМО Генераль Ассамблеясы үзенең 45/106 резолюциясендә шундый карар кабул итә. Баштарак Өлкәннәр көнен Европада, соңрак Америкада, ә 1990 нчы еллар азагында бөтен дөньяда билгеләп үтә башлыйлар.
“Беркемне дә артта калдырмыйча” – өлкәннәргә ярдәм итү программаларының төп принцибы. Ә планетада андыйларның өлеше даими артып тора: 2030 елга кадәр 60 яшьтән өлкәнрәк булганнар саны бер миллион ярымнан артып китер дип көтелә.
БМО Генераль сәркатибенең чыгышында, 1 октябрьдә бәйрәм ителә торган Халыкара өлкәннәр көнендә БМО хакимиятне, шәхси секторны, гражданлык җәмгыяте оешмаларын һәм планетадагы барлык кешеләрне төрле яшьтәгеләр өчен җәмгыять булдыруга игътибар юнәлтергә чакыра, диелә, бу картаю проблемалары һәм Меңьеллык декларациясендә формалаштырылган үсеш өлкәсендәге максатлар буенча Мадрид гамәлләре планында, шулай ук үсеш өлкәсендәге тагын да күләмле глобальрәк максатларда каралган. Илнең гомуми тырышлыгы белән кешеләр озак яшәсен, әмма аларның тормышы тагын да сыйфатлырак, төрле, тулы һәм канәгатьлек хисе алып килә торган булсын өчен барысын да тәэмин итәргә мөмкин һәм моны эшләргә кирәк. Әлеге көн традиция буенча Россиядә дә, шулай ук Әзербәҗанда, Беларусьта, Латвиядә, Моловиядә, Украинада да билгеләп үтелә.
Җәмгыятьнең үсеш дәрәҗәсе аның балаларга һәм өлкәннәргә булган мөнәсәбәтендә чагыла дип юкка гына әйтмиләр бит. Балалар – дөньяның киләчәге. Өлкәннәр кулы белән кешелек файдалана торган бар нәрсә булдырылган. Әлеге фундаменттан башка киләчәктәге үсешне дә, өлкәннәрнең тәҗрибәсе һәм акылыннан башка чорларны бәйли торган чылбырны да күз алдына китереп булмый. Халыкларның күпчелеге юкка гына картлыкны хөрмәт итәргә дигән принципка таянып яшәми.
calend.ru, sovross.ru