Бүген “Татарстан Республикасының иҗади яшьләр академиясе” региональ иҗтимагый оешмасы ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясендә коррупциягә каршы көрәш тематикасы буенча лекция үткәрде.
Оешма вәкилләре коррупция күренешләрен киметү максатларында башкарган эшләре турында, төрле акцияләр һәм чаралар үткәрүләре хакында сөйләде. Катнашучыларга коррупциянең җәмгыятьне үстерүдәге тискәре йогынтысы турында кызыклы видеороликлар күрсәтелде һ.б.
ТР ДТКИ матбугат хезмәте